Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Якташыбыз Равил Фәйзуллинның йөзү марафоны быел да уңышлы узды( фотолар)

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның йөзү марафоны быел 35нче тапкыр узды. Бу хакта ул үзе хәбәр итте. Шагыйрьнең күпсанлы йөзешләр оештырганы бар.

Әйтик, узган ел әдип Яшел Үзән районындагы Большие Ключи авылы күлендә йөзде. Равил Фәйзуллин белән суга сикерүчеләр арасында Фәндәс Сафиуллин, Венера Сөләйманова, Шәмсия Җиһангирова, Римзил Вәлиев, Зиннур Хөснияр, Вахит Имамов, Марат Закиров, Вакыйф Нуриев, Рашат Низами, Булат Хәсәнов кебек татарның асыл егет һәм кызлары булса да, ике чакрымнан артык араны шагыйрь үзе, җәмәгате Наилә ханым, улы Газиз һәм шагыйрә Илсөяр Ихсанова кына уза алдылар. Ул чакта әдип йөзү марафонын башкалада үткәрелгән Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына һәм Әдәбият елына багышлаган иде.

Быелгы - 35нче йөзү марафоны 20 июльдә шул ук Большие Ключи авылы янындагы күлдә үткәрелде. Равил Фәйзуллин монысын "Су буе Сабан туе" дип атарга булган.
Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=15641

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев