Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Трихинеллез авыруыннан сак булыгыз

"Сальмонеллез авыруы хакында ишеткәнебез булды, ә менә соңгы елларда еш яңгырый торган трихинеллез турында бер мәгълүмат юк диярлек. Ул нинди авыру, каян килеп чыга икән? Шулар хакында аңлатма бирсәгез иде. Е.Федорова"

Без бу сорау белән район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Р.Кадыйровны таныштырдык һәм аннан түбәндәге җавап алынды:
"Трихинеллез белән күбрәк йорт һәм кыргый хайваннар авырыйлар. Йорт хайваннарыннан ул дуңгыз, ат итендә очрый. Ә кыргый хайваннар аю, кабан, барсук, төлкедә булырга мөмкин. Бу авыру кеше өчен бик куркынычлы, кеше эшкә сәләтен югалтырга, хәтта үлемгә китерергә мөмкин.
Ә авыру еш кына югарыда телгә алынган хайван итләре, майлары (сало) аша керә. Еш кына ул шашлык, кыздырылган ит аша да организмга килеп эләгә. Шуңа күрә ит сатып алганда, аның ветеринария тикшеренүе үткәрелүе хакындагы белешмәсенә игътибарлы булыгыз. Авыру йоктыру, гадәттә, терлекләрне массалы чалу чорында, октябрь-апрель айларында еш кабатлана. Аны дәвалау бик катлаулы, шуңа үз белдегең белән чара күрергә алынырга киңәш ителми. Хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә һәм тәҗрибәле белгеч күзәтүе астында стационарда дәваланырга кирәк. Авыру җитди, сак булыйк".
Фото6 uzrf.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Трихинеллез авыруыннан сак булыгыз