Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Табиблар ялган документ ясый

Эшкә яңа урнашучының тиешле шәхси саклану чаралары белән дә тәэмин ителүе зарур. Әгәр аңа рәсми рвештә эшкә чыккан көнне бу саклану чараларын бирмиләр икән, ул вазифаларын үтәүдән баш тарта ала. Мәсәлән, төзүче каскасыз эшкә керешергә тиеш түгел. Шушы сәбәпле эшкә чыкмаса да, аңа хезмәт хакын барыбер түләргә тиешләр. Узган ел...

Эшкә яңа урнашучының тиешле шәхси саклану чаралары белән дә тәэмин ителүе зарур.

Әгәр аңа рәсми рвештә эшкә чыккан көнне бу саклану чараларын бирмиләр икән, ул вазифаларын үтәүдән баш тарта ала. Мәсәлән, төзүче каскасыз эшкә керешергә тиеш түгел. Шушы сәбәпле эшкә чыкмаса да, аңа хезмәт хакын барыбер түләргә тиешләр. Узган ел капиталь ремонт ясаучы төзелеш оешмаларына гына 3 милион сумга якын штраф салынган.
- Таләпләр тагын да катгый булачак. Үзегез күз алдына китерегез, әти кеше эшкә чыгып китә, аны шәхси саклану чаралары белән тәэмин итмиләр, ул бәхетсезлек очрагында үләргә мөмкин. Өстәвенә әле аның белән килешү дә төзелмәгән булса. Гаиләсе социаль иминият фондыннан бер тиен дә акча ала алмый. Бөгелмәдә безнең шундый очрак булды, - дип кисәтте хезмәт инспекциясенең баш дәүләт инспекторы Фидаил Хәернасов.
Кеше гомере һәр җирдә дә гадел карашка бәйле. Фидаил Рурикович медицина күзәтүенә җитди карамаган табибларны җинаять җаваплылыгына тарту буенча эш алып барылуын билгеләп үтте. Әлмәттә исәптә торган бер наркоман медицина күзәтүе узып, мондый хезмәтне башкару аңа тыелса да, эшкә урнаша. «Биредә эш бирүчедән тыш аның наркоман булуын күрсәтмичә белешмә биргән, мөһер суккан табибның гаебе зуррак. Бу бит ялган документ ясау була», - дигән фикердә инспектор.

Чыганак: bugulma-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев