"Суши-роллы"ларның кайсылары ашарга яраклы?
Узган елның декабрь аенда Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе Казан суши-барларында махсус тикшерүләр уздырган. Нәтиҗәдә, 9 кафеда төрле тәртип бозулар ачыкланган.
Әлеге тикшерүләр халыктан килгән мөрәҗәгатьләр нигезендә үткәрелгән. Белгечләр 9 объектны гына тикшергән һәм аларның 9 ында да тәртип бозу очракларын ачыклаган.Әлеге суши-бар хуҗаларына барлыгы 59,5 мең сумлык штрафлар салынган. Әйләнештән тиешле таләпләргә җавап бирми торган, ягъни куллану вакыты чыккан 0,8 килограмм продукция алынган.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53680
Фото: http://greenbag.ru/sites/default/files/photos/blog/1/sushi.jpg?1409883920
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев