Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Суррогат алкоголь өчен сәламәтлек - бик кыйммәт бәя!

Агымдагы елда районда сәламәтлек өчен зыянлы спиртлы сыеклык сатуның 4 факты ачылды.

Соңгы елларда безнең республикага Кавказ регионыннан, Урта Азия илләреннән күп күләмдә түбән сыйфатлы спирт кертелә. Үз йортларында көмешкә куучылар да шушы арзанлы спирттан суррогат ясап сатуга күчтеләр. Безнең районда да мондый җиңел кәсеп белән шөгыльләнүчеләр байтак. Узган ел, мәсәлән, биш кеше сыйфатсыз алкоголь продукциясе сатканнары өчен җинаять җаваплылыгына тартылдылар. Бу юлга алар штраф белән котылдылар. Ә инде бу кәсепләрен ташламыйча тагын бер мәртәбә эләксәләр ике елга ирекләреннән мәхрүм ителүләре дә бар.

Агымдагы ел башыннан район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре законсыз әйләнештәге алкоголь продукциясе реализацияләүчеләрне ачыклау буенча оператив-профилактик эшчәнлекне көчәйттеләр. Нәтиҗәдә, кеше сәламәтлеге өчен зыянлы булган спиртлы сыеклык сатуның 4 факты ачылды да инде. Бер "эшмәкәр" сату иткән эчемлекнең ликер-аракы продукциясе җитештерү өчен яраксыз этил спиртыннан ясалганлыгы ачыкланды. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Мондый кәсеп белән шөгыльләнүчеләр ничәмә-ничә кешенең сәламәтлеген, хәтта гомерен куркыныч астына куюлар турында бер генә дә уйлап карамыйлар күрәсең. Аларны бары тик мөмкин кадәр күбрәк акча эшләү генә кызыксындыра.

Илгиз Җамалиев.

Фотосы: m.radiovesti.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек Суррогат алкоголь