Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Сез балага сугасызмы?

Сорау: Кечкенә бала сүз тыңламыйча әти-әнисен чыгырдан чыгара. Шартлар дәрәҗәгә җиткән әни сабыйның арт санына чәпәп ала. Сез балага сугуга ничек карыйсыз? Үзегез балага кул күтәрәсезме? Гомумән, баланы «акылга утыртыр» өчен нишләргә?

Сөмбел Вәлиди, журналист:

Мин үземне йомшак әни дип әйтә алмыйм. Тәгәрәтеп сөйсәм дә, эләктереп тә алам (арт санына, авырттырып та түгел, әйтеп аңламагач, аның дөрес эшләмәвен күрсәтер өчен генә). Тыныч кына аңлатам әүвәл. Тик чыгырымнан тиз чыгам. Ләкин андый вакытта башыма бер психологның сүзе килә: «Сугып сез балага аннан көчлерәк икәнлегегезне генә раслыйсыз», - ди ул. Айнып китәм. Бала үскән саен, бүгенге замана шартларында аны дөрес тәрбияләү тагын да авыр икәнен аңлыйм. Аллаһка шөкер, мин үз оямда яхшы мөнәсәбәт, әдәп-әхлак, хезмәт күреп үстем. Әнием чөеп ярата да белде, күз карашыннан куркырга да өйрәтте. Үземнең балаларны да абыем, апам шикелле тәрбияли алсам, аңа бурычын үтәгән дип санар идем. Әтисе белән улыбызга үрнәк булырга тырышабыз. Иң беренче үз тәрбия кирәк, ә бала аны сеңдереп ала. Аллаһтан Зөбәерне Кеше итәргә көч, сабырлык, хикмәт, тәкъвалык сорыйм. Раббым улымны күркәм холыклы итсә иде.

Радик Сабиров, «Идел» журналының баш мөхәррире:

Ата-ана җиңел генә чыгырдан чыгарга тиеш түгел. Андый дәрәҗәгә җитә икән, димәк, ул инде аны дөрес тәрбияләмәгән, димәк, үзе гаепле. Балага ничек сугарга була - мин монысын күз алдына да китерә алмыйм. Бәлки, үземнекеләр кызлар булгангадыр. Кыз балага ничек кул күтәрә аласың инде! Әгәр әйбәт тәрбия кыласың икән, бала сүздән дә, караштан да барысын аңларга тиеш дип саныйм.

Гөлназ Фәйзрахманова, «Болгар» радиосы ди-джее:

Мин, әлбәттә, балага кул күтәрүгә каршы! Тик тормышта төрле чаклар була - сез әйткән чыгырдан чыгар чаклар да булгалый. Безнең гаиләдә бөтенләй арт санга сугып алу, каеш белән куркыту (олысын, малай кеше) бөтенләй юк дисәм, әкият булыр иде. Тик, бу - соңгы чара. Башта сөйләшү, кисәтү, инде әйтеп тә тыңламаса - арт санга шапылдатам инде. Шулай ук, кыяфәт өчен генә булса да, уйлан әле бераз, дип, почмакка да бастыргалаганым бар. Ә олы улыбызга кечерәк чагында «әтиеңнең каешы» дип әйткәли идем. Анысы инде зур хәзер, сөйләшеп килешәбез, Аллага шөкер!

Айсылу Лерон, «Татар радиосы» ди-джее:

Мин үзем, шәхсән, почмакның да нәрсә икәнен белмичә үскән бала. Сеңелкәшем белән тәртибебез гел 5лелек кенә дә булмагандыр, тик әти-әниләр ничектер безне тынычландырунын башка төрле гуманлы юлларын таба белделәр. Хәзер үзем ике бала әнисе. Кайвакыт олысына эләктереп алган чаклар да булгалый. Хәер, соңгы арада истерикага әверелгән капризлар кимеде, Аллага шөкер! Ниһаять, әйткән сүз барып җитә башлады. «Юк» дигәнне аңлый. Минемчә, балалар төрле булган кебек, аларны тәрбияләү ысуллары да төрле була: кемгәдер бер караш җитә, икенчесе бер сүздән аңлый, өченчесенә - алайса, фәлән уенчыкны сатып алмыйм дип кисәтү ясыйсың... Сүз белән аңламагач, кайчак җилтерәтеп алырга да туры киләдер. Иң мөһиме, көч белән аңлату ысулы гомер буена сузылмасын! Бала белән уртак тел таба алу - бик зур бәхет!

Айсылу Имамиева, шагыйрә:

Балага кул күтәргән булмады, әмма кайчакта жиңелчә генә, әз генә эләктереп алу була, мин аны кул күтәрү дип санамыйм. Бу иң проблемалы вакытта, сез әйтмешли, баланы акылга утырту өчен эшләнә. Ә кул күтәрү дигән сүз ул бик җитди мәсьәлә, андый әйбер белән тормышымда очрашканым юк, Алла сакласын. Балага тел белән аңлатырга, дәлилләр китереп сөйләргә кирәк, минемчә. Ярамый, дип әйттең дә бетте түгел, ә һәр нәрсәнең ни өчен ярамый икәнлеген дә аңлатып сөйләргә кирәк. Һаман аңламаса, шул ярамаган әйберне эшләп карыйбыз инде, эксперимент ясыйбыз, сабый үзе белеп ышана аннары. Мәсәлән, бер көнне фломастер белән киемгә сызма, футболкаңдагы таплар юып та бетмәячәк дим, ул мина: беркөнне мин сыздым бит, син югач та аның табы бетте, бүген дә сызам - ди. Алдан алган фломастерлар юыла торган иде, болары андый түгел, дим. Бала ышанмый, көйсезләнә. Шуннан мин: ярар алайса, футболкаңа рәсем яса, аннары бергәләп юып карарбыз, - дим. Шуннан инде тапланган футболканы тотып ваннага керәбез, фломастер эзе юылмый. Менә олылар бит сиңа яхшылык теләп дөресен әйтә, башка вакытта сүзне тыңларга кирәк, - дим сабыр гына. Аңладым, - ди сабый. Футболка тапланса таплана, мин үземчә ниндидер нәтиҗәгә ирешергә тырышам. Аннары тагын әле әби-бабай тәрбиясе һәм дини тәрбиягә дә таянырга тырышам.

Лилия Гыйбадуллина, шагыйрә:

Ике улым бар. Төрле чаклар була инде. Йомшак жирләренә эләккәли сирәк-мирәк. Малайлар белән башкача була ала микән?.. Кызым булса, алай эшләмәс идемме - белмим… Сугышмый, тәпәләшми, телләшмичә биш минут та тормыйлар минем ташбашлар. Мин орыша башласам, дуслашалар - уртак дошман берләштерә! Мин моны сугу дип ук атамас идем, әлбәттә. (Үземне шулай дип тынычландырыйм әле.) Балаларга сугуга каршы мин.

Йодрык та, сыек чыбык та эләккәләде үземә балачакта. Авыртудан бигрәк, күңелдәге үпкә хисе кыен булып истә калган. Балаларны яратырга кирәк. Күбрәк үбәргә, кочакларга кирәк сабыйларны. Шул инде, өлеш тә төшкәли, бер минуттан алдымда үбешеп-кочышып назланып та утыралар үзләре тагын. Баланың игътибарын кинәт кенә башка нәрсәгә юнәлтү дә коткара. Баллы прәннек тә ярап куя кайвакыт.

http://syuyumbike.ru/zaman-hem-bez/actual-tema/?id=368

Фото: http://newsmir.info/obschestvo/papa-rimskij-ne-protiv-togo-chtoby-dete…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев