Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Районыбызда изге җанлы егетләр бар! Шуларның берсе - Фәнис Шәрипов

Районыбыз искиткеч табигате, авыллар арасындагы төзек юллары, тырыш халкы белән нык аерылып тора. Чулманы, урманнары, чишмәләре генә ни тора!

Чишмәләр дигәннән, соңгы елларда изге күңелле райондашларыбыз аларны чистарту, яңартуга күпләп алындылар. Бу яктан "Шәмсетдинов" хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Шәмсетдиновны күпләргә үрнәк итеп алырга була. Соңгы елларда гына да өч чишмәгә яңа сулыш бирде ул.

Югары Тегермәнлек авылында да 10 га якын чишмәне яңартып чыкты шушы авылда туганнар. Исламнур Зиннәтуллин, Габдрахман Касыймов, Фәрхулла Заһидуллин кебекләр төзекләндергән чишмәләргә карап бүген кемнәр генә сокланмый, рәхмәт укымый икән?! Алар башлангычына тагын бер изге җанлы егетебез Фәнис Шәрипов кушылган. Ул «Зариф бабай» чишмәсен нигездән тазартуга алынган. Тормыш иптәше Гөлфия, уллары Рәдис һәм 4 яшьлек Дәнис белән 12 көн эшләгәннәр биредә. Сазлыкка әйләнгән чишмә урынын чистарту, коелау, тирәсен бетонлау, баскыч ясау, урындыклар кую эшләрен барысын үз куллары белән башкарып чыкканнар. Чишмә өсте, ял урыннары поликарбонат белән бизәлеп өслекләнгән.

- 25 капчык цемент, бер «КамАЗ» гравий, бер машина таш сатып алдык. Булышучылар да табылды, Күгәрченнән дустым Габделбәр кирпеч, такта белән ярдәм итте, авылдашларым Вазыйх Низамов, Фердинанд Миңнеханов, авыл кияве Рафис Мингариповның ярдәме зур булды. Инде күптәннән мәрхүм авылдашым Вагыйз Галиевның килене Сания апа шушы чишмәне яңарту өчен дип 10 мең сумлык койма-рәшәткәләр кайтарды,- ди Фәнис.

Ул Сабантуй көнне авылдашларын яңартылган чишмәгә чакырырга уйлап йөри. Әле төзекләндерү эшләрен алга таба да дәвам итәргә исәбе. Изге җанлы дими, кем дисең инде Фәнис кебекләрне!

Вазыйх Фатыйхов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев