Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Котыру чире куркыныч. Бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк

Районыбызда әллә нигә бер булса да  котыру чире үзен сиздереп ала. Күптән түгел бер авылда хуҗаның бәйдәге эте авырып китә. Ул аны аерым бер урынга ябып куя. Берничә көн үткәч ашарына биргән вакытта хуҗасын тешли. Хастаханәгә ир кеше берничә көннән соң гына мөрәҗәгать итә. Аңа чиргә каршы прививкалар шунда ук ясала башлый. Икенче көнне эте үлә. Хайванны тикшергәннән соң, аның котыру чире йоктырганлыгы раслана. Шушы көннәрдә тагын бер очрак булды. Бер хуҗалыкка сусар (куница) керә. Тавык-чебешкә ашатканда хуҗабикә аңа да ризык бирә. Кичен тавыкларын барларга чыккач сусар бу ханымга ташлана, бит-куллын тырный. Хуҗабикәгә вакытында ашыгыч ярдәм күрсәтелә һәм прививкалар ясала. Лаборатор тикшеренүләр әлеге хайванның чирле булуын раслый. Ике авылда да карантин игълан ителде.

Әлеге темага багышлап район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, оешмалардан вәкилләр  катнашында җыелыш булып узды. Бәйдә торган эт тә әлеге чирне йоктыра аламы, зыян күрүчеләр вакытында  табибларга мөрәҗәгать итәләрме, мондый очрак күзәтелә икән иң беренче чиратта нишләргә кирәк соң?
- Котыру чире хайваннар өчен дә, кешеләр өчен дә зур куркыныч тудыра. Әлеге чир кимерүчеләрдә дә, бик сирәк очракта кошларда да очрый.  Бәйдәге эт кимерүчеләр, шулай ук чирле кыргый хайваннар аша  да авыру йоктырырга мөмкин. Котыру –  дәваланмый торган чир. Аннан үз вакытында ясалган вакцина гына коткарып кала ала. Шуның өчен дә йорт хайваннарына даими рәвештә әлеге вакцина ясала. Кешеләр моны аңлап, прививка ясарга килгәндә   каршы килмичә теләктәшлек белдерсеннәр иде, - дип сөйләде ветеринария берләшмәсе баш табибы Динар Сөләйманов. “Хайван тешләде икән, тиз арада бу кешегә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вакытында һәм тиешле курс белән прививка алу бик мөһим. Бу мәсьәләгә халык җитди карасын иде”, – дип фикерен җиткерде район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Рафаэль Низамов. 

фото: https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса