Киләсе елга Зөя һәм Болгарга күп палубалы су кораблары җибәрәчәкләр
Су төбен тирәнәйтүдә тиешле эшләр ике объектта да тәмамланды инде
2017 елда Зөя һәм Болгарга кечкенә суднолар гына түгел, күп палубалы су кораблары да йөзә алачак. Әлеге яңалык турында Зөя һәм Болгар брендларын рәсми рәвештә тәкъдим иткәндә "ТРда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды" коммерцияле булмаган оешманың башкарма директоры Татьяна Ларионова җиткерде.
Аның сүзләренчә, әлеге чара Татарстанның Туристлык буенча дәүләт комитетының ике объектка да туристлар агымын арттыру максатыннан күрелә.
«ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, федераль бюджет белән берлектә, Зөя һәм Болгарда су төбен тирәнәйтү эшләре башкарылып, зур адым ясалды. Нәтиҗәдә, җәен бирегә күп палубалы пароходлар йөри башлаячак », - дип белдерде Татьяна Ларионова..
Чыганак: tatar-inform.tatar
фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев