Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Гриптан ничек сакланырга?

Соңгы вакытларда матбугат чыганакларында грип эпидемиясе турында еш телгә алына башлады. Безнең район халкына ул яныймы? Аннан ничек сакланырга? Шундый сораулар белән Роспотребназдор җитәкчесе урынбасары Ирина Миличихинага мөрәҗәгать иттек.

-Грипның А вирусы кешедән-кешегә бик тиз күчә. Аның билгеләре нәкъ гади грипныкы кебек. Аны төрле яшьтәгеләр төрлечә кичерә. Өлкән яшьтәгеләр, балалар, хроник авырулылар, иммунитетлары көчсез кешеләр аңа тиз бирешә.

Бу төр гриптан саклану өчен кулларны сабын белән (дезинфикцияләнгән салфеткалар кулланырга була) юарга, өстәлләрне, ишек тоткычларын, урындыкларны юып, чистартып торырга кирәк. Авыручылар белән аралашмаска, халык күп йөри торган урыннарга бармаска, төчкергән, йөткергән кеше янында авыз-борыннарны кулъяулык белән каплап торырга киңәш итәм. Маска киеп йөрергә дә була. Ул вирус белән зарарлану очрагын киметә.

Сәламәт яшәү рәвешен алып барыгыз. Ул организмда вируска каршы тору көчен арттыра. Йокы, туклану режимын саклагыз. Аксым, витамин, минераль матдәләргә бай ризыклар ашагыз.

Авырый башладыгыз икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Чөнки ахыры аяныч булырга мөмкин. Вируслар арасында пневмония лидерлык итә. Бу төре белән организм тиз хәлсезләнә. Бер тәүлек эчендә тын алу юллары зарарлана, тын алырга авырлаша башлый. Вакытында дәвалансаң, аны тиз җиңәргә була. Авыруны дәвалаганда маска кияргә онытмагыз.

Фото: http://www.memurhaber.com/application/static/data/611x395_domuz_gribi_568d27a20c8bd.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саклан