Елан чагу очраклары күзәтелә
Быел июнь ае дәвамында Татарстанда өч кешене елан чаккан. Әлеге хәл Зәй, Лениногорск һәм Югары Ослан районнарында булган.
Ә июль аенда елан чагу очраклары тагын да арта төшкән. Ай әле төгәлләнмәгән, ә республикада елан чагудан 11 кешенең зыян күрүе теркәлгән инде. Болар Әлмәт, Сарман, Биектау, Зәй, Арча һәм Югары ослан районнарында булган. Елан, күпчелек очракта урманда булган олы кешеләрне чаккан.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре кисәтүенчә, таныш булмаган һәр еланны да агулы буларак кабул итәргә һәм сакланырга кирәк. Елан чаккан очракта, хәвеф-хәтәр узып киткән кебек тоелса да, кешене тиз арада хастаханәгә алып бару мөһим, ди алар.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/46824
Фото: zhivotnye-belarusi.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев