Белгәнебезчә, даруханәләрдә хәзер бәяләр нык артты. Күптән түгел генә "Комплевит" витаминнары алган идем. Өйгә кайткач аның куллану вакыты 15 көннән чыгачагы мәгълүм булды. Мин аны бер үзем генә шул вакыт эчендә файдалана алмыйм бит. Миңа аны кире тапшырсам, акчасын кайтарырга тиешләрме? Шулар хакында тулырак аңлатма бирсәгез иде.
Г.Мингәрәева.
Бу хат эчтәлеге белән без район кулланучылар хокукын яклау оешмасы белгече Зөлфия Вәлиәхмәтованы таныштырдык. Аннан түбәндәге эчтәлектә җавап алынды.
-Әгәр даруның куллану вакыты чыкмаган булса, ул сыйфатлы дип исәпләнә. Һәм аны кире тапшыру мөмкин түгел. Дару әйберләре аны алыштыру һәм кире тапшырырга мөмкин булмаган товарлар исемлегенә кертелгән.
Россия Федерациясе гражданнар кодексында аерым төр товарларны сату таләпләре бәян ителгән. Сатучы товарны файдаланырга мөмкин булу вакытын исәпкә алып, кулланучыга тәкъдим итәргә бурычлы.
Сезнең очракта сатучы сез сораган даруны нинди максатта һәм күпме сандагы кешеләр файдаланачагын белмәгән. Дару әйберләрен сатып алганда кулланучы бу дару турындагы мәгълүматлар белән җентекләп танышып чыгарга һәм сатучы белән киңәшләшеп, дөрес карар кабул итәргә тиеш иде.
Әлбәттә инде, сатучы кайсы даруның куллану вакыты кайчан чыгачагын белергә һәм аны сатудан алу турында үзе карар кабул итәргә бурычлы. Сатып алучыга ул бу хакта искәртергә тиеш. Безнең карашка "Комплевит" витаминнары белән сату итүченең бу очракта бер гаебе дә юк.
Нет комментариев