Бик зур үтенеч! Яшь балага сезнең ярдәмегез кирәк
Авылдашым Әлфиянең кызы Борнак авылына тормышка чыгып яши. Район газетасы "Хезмәт"тә Зәлия Хәсәнованың Илназ һәм Әнисә Шәмсетдиновлар гаиләсенә иңгән авыр язмыш турында "Минем яшисем килә!" исемле язмасы басылган.
Балага 5 яшь, әмма ул мөстәкыйль йөри алмый, башын тотмый, сөйләме дә әлегә юк. Врачлар өметле бала, әмма аны Чехия алып барып берничә курс дәваларга кирәк дип тәкъдим итәләр.
Хәзер язмадан өзекләр китерәм: "Зәмирә сау-сәламәт бала булып дөньяга аваз сала, аны шул ук көнне әнисенә имезергә бирәләр. Икенче көнне: "Балагызны көзән җыерды, аны әлегә табиблар тикшерә", диләр. Казанда озак тикшеренүләрдән соң Әнисәгә табиблар болай ди: "Балагызның башына операция ясап, баш миенә ясалма канал куярга кирәк". Операция ясала, әмма ул 6 айга кадәр генә уңай нәтиҗә бирә, аннан хәлләр янә мөшкелләнә. Икенче тапкыр, шундый ук операциягә алынганчы, дәвалаучы табиблар "өченчесе булмаячагысау-н" кисәтә, чөнки бала аны күтәрә алмаячак икән. Икенче тапкыр пычак астына керүнең уңай нәтиҗәсе бер ай дәвам итә. Бу вакытта Шәмсетдиновларның даими табиблары ялда булу сәбәпле, бала башына шунтны икенче табиб урнаштырган була. Ярты айдан кызның хәле кисәк начарлана. Куелган шунт начар булып, аның аша баш миенә инфекция кергәнлеге һәм анда җыелган сыекчаның пычрануы ачыклана. Ул вакытта Зәмирәгә җиде ай була. Табиблар баланың баш миенә җыелган сыеклыкны чистарту өчен дренаж (тишем) ясыйлар. Сабый ай буе шул ачык яра белән ята. Аннары баш миенә яңа шунт урнаштыралар. Зәмирә бүгенге көндә шуның белән яши. Хәзер Казан табиблары баланы аякка бастыру өчен Чехиягә алып барып дәвалану курслары үткәрергә тәкъдим иткәннәр. Моңарчы авылдашларга да ачылып бетмәгән Шәмсетдиновлар шәфкатьле кешеләрдән ярдәм сорап, интернетның социаль челтәренә мөрәҗәгать иткән. Биредә Зәмирәгә ярдәм итү төркеме булдырылган. 25 август көненә 205 мең сум акча да җыелган. Тик бу җитәрлек түгел, чөнки Чехиядә бер курс дәвалану 450 мең сум тора, ди. Андый курсларның ничә кирәк буласын әти-әни әлегә белми. Үз көчләре белән генә алар бу авыр йөкне тартып бара алмый. Баланың өмет тулы карашыннан әти-әнинең йөрәге сыкрана һәм алар шәфкатьле кешеләрдән хәйрия көтеп, реквизитларын җиткерә:
Получатель: ШАМСУТДИНОВА АНИСА РАФИСОВНА
Счет получателя: 40817810862000490766
Банк получателя ОТДЕЛЕНИЕ №8610 СБЕРБАНКА РОССИИ Г. КАЗАНЬ
БИК банка получателя 049205603 Кор.счет 30101810600000000603
НОМЕР КАРТЫ: 5469 6200 1597 3926
Киви кошелек +79872840041 Мобильный банк 89872840041
МТС https://pay.mts.ru/webportal/payments либо *115#
А так же можно перевести с номера на номер с этих сайтов.
через Ruru https://www.ruru.ru/init-payment/19
Mobi money https://www.mobi-money.ru/order/meg
Рәфхәт Зарипов,
Балтач районы, Түнтәр авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев