Бүген 28 градуска кадәр җылыта
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, бүген - 24 сентябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республика районнарында явым-төшем көтелми, көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан салмак җил исә.
Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы Татарстанда - 23-28, Казанда 25-27 градус җылы булачак.
25 сентябрьгә каршы төндә дә явымсыз һава торышы саклана, 10-15 градус җылы булачак, дип фаразланыла.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49045
Фото: http://demo.wpzoom.com/photoframe/files/2012/01/Autumn-Wallpapers-18-1140x620.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев