Балыкбистәлеләр, сезнең өчен сәламәтлекме, әллә масаю кадерлеме?
Яшьлектә сәламәтлекнең кадерен белеп бетермибез. Ул какшаса аны кайтару ягын карыйбыз. Ләкин кайвакытта бернинди акча, байлык та аны коткарып кала алмый.
Сәламәт булу, сәламәт тормыш алып бару һәр кешенең үзеннән тора. Яшүсмерләр бу турыда, бигрәк тә сәламәтлек корты-наркомания хакында нәрсә уйлый икән? Балык Бистәсе мәктәпләре укучыларының берничәсеннән сораштыру үткәрдем.
Салават Гыйниятов:
-Наркотикларга мин тискәре карашта. Аны татып караган кеше яшәүнең бар чиген дә үткән дип уйлыйм. Ярар ул кабып та карасын ди? Аның белән кемгә нәрсә исбатлый? Гади генә әйткәндә, ул үзенең шәхесен юкка чыгарган.
Марина Тимофеева:
-Мин бу күренешкә каршы. Наркотик-кешене кыска вакыт эчендә үлемгә китерә торган чир. Аны бер тапкыр татып караган кешедә ул гадәткә әйләнә. Аннан аңа бәйле буласың. "Кәеф" өчен дип куллана башлаган уен соңрак аны үлемгә китерә.
Укучылар белән сөйләшкәннән соң Балык Бистәсе баш наркологы Нурия Зарипова белән әңгәмә кордык.
-Безнең районда да наркомания бар. Ешрак авыл җирлегендә килеп чыга ул. Безнең районны да бу читләтеп үтмәде. 90 еллардан бирле аңа бәйле җиде кеше бар. Ул елларда бик күп яшьләр һаләк булган иде. Бу җиде кеше наркологик учетта тора. Тиздән аларны учеттан төшү каралачак. Шулай ук уналты кеше профилактик учетта тора. Алар вакыты-вакыты белән наркотик кулланалар. Әлеге кәеф яратучылар хокук саклаучылар күзлегенә эләккән яки медосмотр вакытында тотылганнар. Гомумән алганда, алар марихуана тарта. Араларында мәк кайнатмасы кулланучылар да бар. Районда барлыгы егерме өч наркоман исәпләнә. Ләкин бу төгәл сан түгел. Кайбер тикшерүчеләр бу санны унга, унбишкә тапкырларга кирәк дип саный. Шулай итеп алар бездә 230, 300 дә булырга мөмкин. Бу уңайдан медицина өлкәсе төрле чаралар үткәрә. Районда наркомания белән көрәшүче комплекслы план бар. Ай саен наркологик комиссия әгъзалары, комиссия председательләре һәм район башлыгы Илһам Валеев катнашында конференция үткәрелә. Анда РОВД, ЦДТ хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, җирле идарә башлыклары чакырыла. Аларның һәрберсе үз эш урынында план буенча чаралар үткәрәләр. Шулай итеп наркотик кулланучылар кимер дип өметләнеп калабыз. Яшьләр барысын да аңлар, чөнки алар грамоталы, информациягә ия. "Кем бар нәрсәдән хәбәрдар, ул ил белән идарә итә", диләр бит. Әгәр беренче наркоманнар информациягә ия булган булсалар, үлем очраклары да аз булыр иде. Эзсез бернәрсә дә югалмый. Нәтиҗәсе киләчәк буынга тәэсир итәргә мөмкин. Наркотик кулланыр алдыннан яхшылап уйлагыз,-диде ул.
Минем әңгәмәм яшьләр политикасы, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Мансур Маннанов белән дәвам итте.
-Безнең районда спорт объектлары төзелеп тора. Яңа спорт секцияләрен ачу мөмкинлеге дә булачак. Яшьләрнең спорт белән кызыксынып, "начар гадәт" турында уйларга вакытлары калмас, дип уйлыйм. Һәр дәрес башланыр алдыннан без наркотикның начар сүз икәнен кабатлыйбыз. Шулай да кеше үз-үзен камильләштерә бит. Ә без үз чиратыбызда алардан яхшы спортсменнар тәрбияләрбез,-диде ул.
Алдагы әңгәмәдәшем озын гомер юлы узган, күпне күргән, хәзерге вакытта лаеклы ял кешесе райондаш Василий Никифоров та кызыклы фикерләр әйтте.
-Сәламәтлек - ул кешенең озак һәм яхшы яшәү чыганагы. Күрешкәндә дә бер-беребездән хәл-әхвәл сорашабыз, сәламәтлек теләп хушлашабыз. Монда зур мәгънә салынган. Сәламәт яшәү рәхәт, тирәлек өчен дә файдалы. Без яшь вакытта наркомания сүзе юк иде. Егетләрне карьера, спортта уңышка ирешү кызыксындыра иде. Еллар үтү белән бу явызлык яшьләр арасында киң колач җәйде. Киләчәк буын тотырыклы, физик һәм мораль яктан сәламәт булырмы икән, дигән сорау борчый мине,-диде ул.
Без шәхес. Һәрберебез гамәлләребез өчен җаваплы. Киләчәк тормышның нинди булуы безнең буыннан тора. Яшь буын, бу турыда уйланыйк әле.
Алия Хәбибуллина.
Фотосы: teplyidom.blogspot.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев