Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Балык Бистәсендә котыру авыруына каршы көрәш буенча ике айлык бара

Хуҗалыкта еллар дәвамында азапланып асраган терлегебез кинәт кәефсезләнеп китеп авырый башласа без тизрәк район ветеринария службасына йөгерәбез.

Соңгы вакытларда районыбызда котыру авыруының ишәйүе бүген күпләрне борчуга салды. Борчылмаслык та түгел бит. Узган ел бу чирне йоктыруның ни бары бер очрагы теркәлгән булса, бүген аның саны 15 кә җитте. Без район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Наил Усмановтан бу авыруны дәвалау һәм профилактик чаралар күрүләре хакында тәсвирлабырак сөйләвен сорадык. Бу көннәрдә бөтенрәссәй күләмендә котыру авыруына каршы көрәш буенча ике айлык бара икән.
-Кызганычка каршы соңгы елларда котыру авыруы күпләрне борчуга салды. Үз вакытында ашыгыч чара күренмәгәнлектән авыруның азагы һәрвакыт үлем белән тәмамлана. Табигатьтә бу чир белән күбрәк төлке, бүре,эт, мәче, бурсык, сусар, шәчке мәче сыман ерткыч хайваннарда аеруча еш күзәтелә. Бу куркынычлы чир вирусы әнә шушы авыруны йоктырган җәнлекләр һәм хайваннар селәгәендә була.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Сөйләгәннәрне Идрис Аметов язып алды.
Фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котыру