Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Балык Бистәсендә кош гриппы карантины бетерелде

Татарстанның Нурлат, Ютазы һәм Балык Бистәсе районнарында һәм Дәрвишләр бистәсендә кош гриппы буенча карантин бетерелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Карантин Нурлатта "Хәмидуллин З.З." крестьян (фермер) хуҗалыгы фермалары территориясендә, Нурлат районының Чуваш Мунчасы авылында; Балык Бистәсенең Шумково авылындагы Үзәк урамындагы 18нче йортта, Ютазы районының Әбсәләмов авылында Болын урамындагы 1нче йортта, Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 3нче Каен урамының 90нчы йортында кертелгән булган.

Шулай ук документта әлеге урыннардан өч ай дәвамында инкубацион йомыркалар алып чыгу тыелуы турында күрсәтелгән.

Указ 10 майда Лаеш районында кертелгән карантинны гамәлдән чыгармый.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/08/142127/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев