Балык Бистәсендә экологик конкурска йомгаклар ясалды (фотолар)
Бүген район администрациясенең актлар залында «ЭКОЯЗ-2016» конкурсы кысаларында бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләрне район башлыгы Илһам Валеев һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе начальнигы Илһам Сабиров тәбрикләделәр.
ЭКОмәктәп номинациясенә Балык Бистәсе икенче мәктәбе лаек булды.
ЭКОгаилә номинациясендә Шәмиевләр гаиләсе җиңде.
ЭКО предприятие номинациясенә исә «Балык Бистәсе Жилкомсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять ия булды.
Шулай ук Анатыш авыл җирлеге башлыгы Камил Җамалиев, Юлсубино авыл җирлеге башлыгы Хария Гатиятов, район газетасының бүлек редакторы Илгиз Җамалиев, Балык Бистәсе гимназиясе укучысы Алия Хәбибуллина; оешмалардан «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексы (җитәкче Рәдис Имамов), икмәк кабул итү предприятиесе (Рафаэль Хәсәнов), район электр челтәрләре оешмасы (Ринат Хәмидуллин), район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Илгиз Җамалиев.
Тулырак язманы газетабызда укырсыз.
Фотолар: Илгиз Җамалиев, Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев