Балык Бистәсендә бүген кар явачак, юлларда бозлавык
Татарстан Гидрометеорология һм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 10 ноябрьдә, республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Күпчелек районнарда юеш кар явачак. Юлларда урыны белән бозлавык хасил була.
Бүген көн дәвамында көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 1-6 градус салкын булса, көндез 2 градус җылыдан 3 градуска кадәр салкын булыр, дип фаразланыла.
Казанда төнге сәгатьләрдә 1-3 градуска кадәр суыта, көндез исә 0-2 градус җылы булачак.
11 ноябрьгә каршы төндә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, кар, юеш кар ява. Аерым районнарда буран чыгу ихтималы да бар. Җилнең тизлеге секундына 6-11, вакыты белән 16 метрга кадәр җитеп көчәюе дә мөмкин. Һава температурасы 1 градус җылыдан 4 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда - бозлавык.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50741
Фото: http://content.foto.mail.ru//2014.gif
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев