Балык Бистәсе районы үзәк хастаханәсендә «түгәрәк өстәл” артында сөйләшү үткәрелде-Фотолар
Үзәк хастаханәнең киңәшмәләр залында оештырылган бу очрашу район үзәгеннән һәм авыллардан җыелган урта, өлкән буын вәкилләре өчен аеруча файдалы булды.
Чөнки, һәркем биредә үзен борчыган сорауларга төпле җаваплар ишетте. Ә сораулар шактый күп җыелган. Иң элек бу очрашуны оештыручы "Ак Барс -мед" именият компаниясе филиалы директоры Мансур Хәлилов үз эшчәнлекләре турында сөйләде. Очрашуга килгән җаваплы хезмәткәрләр белән таныштырып аларның үзләренә сүз бирде. Район кунагы, "Ак Барс -мед" именият компаниясенең Казан регионында филиаллар челтәрен үстерү буенча директоры Марина Логашина үз алларында торган бурычлар хакында аңлатты. Сүз уңаеннан ул медицина учрежденияләрендә берәүне дә медецина полисләреннән башка кабул итмәүләрен искәртеп аны яңаларына алмаштыру тәртибе белән таныштырды. Яңа төрдәге бу полисләрне үзең белән йөртергә җайсыз булганга хәзерге вакытта әлеге документ белән бергә кесәдә йөртү өчен уңайлы булган пластик карта тапшырылуы, аның кайбер сәүдә үзәкләрендә һәм түләүле клиникларда ташламалардан файдаланулары турында аңлатма бирде. Әлбәттә инде беренче чиратта ул авыруларга медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү мәсьәләләренә киң тукталып үзенең киңәш -тәкъдимнәре белән уртаклашты.
Тулырак язманы газетабызның киләсе саннардан укый аласыз.
Идрис Аметов.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев