Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Балык Бистәлеләр табигать нигъмәтләреннән файдаланалар

Соңгы елларда райондашларыбыз сәламәтлекләренә игътибарлырак була башладылар кебек.

Моның бер мисалы булып халыкның саф чишмә суларын куллану өчен төрле чыганаклардан алып файдаланулары билгеле. Районыбыз биләмәләрендәге "Изге Хәлфә бабай чишмәсе" һәм башкалардан җирле халык кына түгел, кайткан кунакларыбыз да бик яратып кулланалар. Соңгы елларда Чулман яры буенда , Гремячка авылы янындагы чишмәнең "рейтинг"ы бик югары күтәрелде. Быел яз көнне чишмәнең язмышына битараф булмаучы, изге күңелле кешеләр аны тирә-юнен тагын да камилләштерделәр. Монда шимбә, ял көннәрендә кече "сабантуй" сыман. Ә фото авторы, халкыбыз әйткәнчә, "иртә торган, эшен бетергән" дигән принцип белән эш итеп, иртәнге якта юлдашлары аз вакытка туры килде. Кире кайтканда машиналар "ташкыны" инде чишмәгә агыла иде.

Нияз Шәйдуллин.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев