Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Җәйге лагерьда ял иткән 13 баланың мәете Мәскәүгә кайтарылган

18 июньдә 47 бала һәм 4 педагог ике көймә белән "Парк-отель Сямозеро" сәламәтләндерү лагереннән су юлы буенча сәяхәткә чыккан җирдә шторм башланып, көймәләре каплана. 14 бала - 12- 13 яштәге 11 малай һәм 3 кыз үлгән, ә бер баланы эзләү дәвам итә. Бу балаларның барысы да Мәскәүдән, араларында ятимнәр һәм...

Бүген 13 баланың мәете самолет белән кайтарылган, аларның шәхесләрен ачылау башлануы хакында хәбәр итә lenta.ru.

Фаҗиганең корбаннары күбрәк тә булыр иде: дулкыннар ярга аңсызланган кызны чыгарып ташлаганнан соң, ул икенче көнне таңда гына аңына килә һәм коткаручыларга хәбәр итә. Беренчеләрдән булып ярдәмгә Кудама авылындагы этләр питомнигы хезмәткәрләре килә. Алар кешесез бер утрауга йөзеп чыгып төн кунган 11 баланы коткарган. Батучыларның гәүдәләрен дә судан чыгарырга ярдәм иткәннәр.
Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган, 5 гаепле кеше кулга алынган.
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев