Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Балыкбистәлеләр, уяулыкны җуймаска кирәк

Район Гадәттән тыш комиссиясенең чираттагы утырышы торак пунктларны су басудан, янгын куркынычыннан һәм башка күп төрле табигать бәла-казаларыннан саклау мәсьәләләренә багышланган иде.

Әлеге комиссияне җитәкләгән Рашат Хәбибуллин урыннарда уяулыкны җуймаска чакырды. Язгы чорда республикабызда боз астына китүнең 7 очрагы теркәлсә, ни кызганыч, аның икесе безнең район җирлегенә туры килә. Шулай ук торак пунктларны су басу буенча да әле тынычланырга урын юк. Бүгенгесе көнне бер авылда күперне, икенчесендә буаны язгы ташу агызып киткән. Комиссия рәисе күпкатлы йортларда кайбер гражданнар белән газ куркынычсызлыгын көчәйтү буенча да нәтиҗәлерәк эшләргә чакырды.

Фотосы: barnaul.rusplt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уяулыкны җуймаска кирәк