Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Балык Бистәсе районында традицион санитар-экологик икеайлык дәвам итә

Районда 1 апрельдән игълан ителгән традицион санитар-экологик икеайлык дәвам итә.

Җәйгә, милли бәйрәмебез Сабантуйларга кадәр авылларыбызны, район үзәген һич тә бизәми торган күренешләрне бетерү, юлларны, урамнарны, оешма-предприятие территорияләрен чистарту, тәртипкә китерү бурычы куелды.
-Район халкы нигездә, санитар икеайлыкка бердәм кушылды. Һәр атнаның чәршәмбесендә территорияләрне төзекләндерү буенча өмәләр үткәрелде. Аларда йөзәрләгән кеше катнашты. Район мәгариф бүлеге, район газ службасы, социаль яклау бүлеге, "Дельфин» спорт комплексы, Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе, гимназия һәм башка оешма хезмәтчәннәре аеруча активлык күрсәттеләр. Моннан тыш аерым коллективларга төрле җәмәгать урыннарын, бакча, скверларны тәртипкә китерү бурычы да куелды. Бу җәһәттән, райондашларыбызның, кунакларның яраткан ял урынынна әверелгән Кама елгасы ярын "шефлык" итүче мәгариф бүлеге хезмәткәрләрен үрнәк итеп куярга була,- диде Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Вәлиев.
Котлы Бөкәш, Күки, Шумково авыл җирлекләрендә дә санитар-экологик икеайлыкны оешкан төстә уздыруга күп көч куялар. Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы Рәшит Нәҗипов халыкны җыеп бөтен авыл территориясен җыештыру буенча өмә уздырган.
Шул ук вакытта арабызда чисталык өчен артык пошмаучылар да бар. Апрель аенда район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең 2 утырышы узды. Аларда административ хокук тәртибе бозучыларга карата төзелгән 16 беркетмә карап тикшерелде. Барлыгы 33 мең сумнан артык күләмендә штраф салынды. Беркетмәләрнең күпчелеге авыл, шәһәр җирлекләренең чисталык, төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата төзелгәннәр. Йорт яннарында, капка төпләрендә төзелеш материаллары, таралып беткән транспорт чаралары саклаучылар, урамга, елга-ерганакларга көнкүреш калдыклары түгүчеләр еш басалар комиссия каршына.
Санитар-экологик икеайлык барышында вәкаләтле затлар тарафыннан Татарстан Республикасының административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе буенча 35 беркетмә төзелде инде. Административ комиссия төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык белгечләре белән берлектә 8 авыл җирлегендә махсус рейдлар үткәрделәр. Бу чара май аенда да дәвам итәчәк. Ә муниципаль кагыйдәләрне санга сукмаучыларның исләренә төшерәбез: Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен граҗданнарга 2000 нән 3500 сумга кадәр, урындагы кешеләргә 15000 нән 30000 сумга кадәр, юридик затларга 50000 нән 200000 сумга кадәр штраф каралган. Шундый ук гамәлләр бер ел эчендә кабатланса, штрафлар күләме тагын да артыграк. Югыйсә, кайберәүләр, комиссия каршына баскач без белмәдек, беренче юлга кисәтү белән калдырыгыз, дип акланалар. Кызганычка каршы, хәзер административ кодекста "кисәтү" дигән пункт юк.
Билгеле булганча, быел республика өмәләре "Күңелдә чиста булса, әйләнә тирәбездә дә чиста булыр" дигән шигарь астында уздылар. Бу барыбызга да кагыла инде, җәмәгать.
Илгиз Җамалиев.
Фото: aif-nn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев