Социаль мәсьәләләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балыкбистәлеләрне бәйрәм көннәрендә нинди чаралар көтә?
Яңа ел көннәрендә Балык Бистәсенең үзәк мәйданында түбәндәге бәйрәм чаралары уздырыла:
-
Балык Бистәсенең үзәк мәйданында Яңа елны каршылау чарасы кайчан уза
Элеккедән килгән күркәм традиция буенча, 31 нче декабрьдә, Балык Бистәсенең үзәк мәйданында Яңа елны каршылау чарасы үткәреләчәк.
-
Хезмәт кенәгәсе дә электрон рәвештә булачак
“2020 елда кәгазъ хезмәт кенәгәләре урынына электрон рәвештәгесе кулланыла башлый диләр. Аңа күчү тәртибе ничек булачак. Л. Киямова.”
-
“Росгосстрах” иминият кампаниесе ярдәм итте
Бәла-каза көтмәгәндә ишек кага икән. Без дә шундый бәлага юлыктык.
-
«Доверие-Ышаныч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә хәбәр бирегез!
Хәбәр бирегез!
-
Пенсия фондын алыштыру турындагы карарны декабрь ахырына кадәр үзгәртергә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге искәртеп узганча, 2019 ел дәвамында пенсия тупланмалары акчаларын яңа пенсия фондына күчерү турында гариза биргән гражданнар ел ахырына кадәр үз карарларын үзгәртә һәм мондый күчерүдән баш тарта ала.
-
“Татарстан милли проекты – 2019” фотоконкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен котладылар
Шушы көннәрдә район мәдәният йортында район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова җитәкчелегендә жюри әгъзалары “Татарстан милли проекты – 2019” фотоконкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен билгеләргә җыелдылар.
-
Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәнен хөрмәтләделәр
Күки авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Зәйтүнә Хөсәен кызы Мөхәммәтшинаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
-
Шушы көннәрдә Яңа Арыш авылы җирлегендә мобиль төркем эшләде
Төркем составында Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, Халыкка социаль хезмәт күрсәтү "Доверие"-"Ышаныч" үзәге белгече Ольга Рагимова, район үзәк хастаханәсе врач-терапевты Николай Демьянов, шәфкать туташы Гөлсинә Хөснетдинова, Пенсия фондыннан әйдәүче белгеч Рәмзия Зәкиева, үзәк даруханә мөдире Гөлфия Муксинова бар иде.
-
Балык Бистәсе районы башкарма комитетының архив бүлеге мөһим эш башкара
Җиде буын бабаларыңның исемен бел, шәҗәрәсен сакла! Алга таба балаларыңа һәм оныкларыңа калдыр! Бабасын оныткан – алдагысын оныткан. Мәшһүр язучы Аяз Гыйләҗевның әлеге сүзләре күпмедер дәрәҗәдә архивлар эшчәнлеге миссиясен дә чагылдыра. Үткәннәр һәм бүгенге арасындагы бәйләнешне саклаучылар, яшь буынга тарихи тамырларыбыз белән бәйлелекне рухи ныгыту мөмкинлеген тудыручылар буларак, безгә олы бурыч йөкләнгән.
-
“Кама плюс” район кулланучылар җәмгыяте пешергән икмәк-булка ризыклары сатыламы
Ассортимент арта, халык яратып ала
-
Инвалидлар ункөнлегендә инвалидларга чәчтараш хезмәте бушлай күрсәтелә
2019 нчы елның 3 нче декабрендә инвалидларга чәчтараш хезмәте бушлай күрсәтелә. Моның өчен МСЭК белешмәсен күрсәтергә генә кирәк.
-
Балык Бистәсе муниципаль районына Федераль монополиягә каршы хезмәтнең вәкиле булды
22 нче ноябрь көнне Балык Бистәсе муниципаль районына Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Розенталь эш визиты белән килде.
-
Балык Бистәсе шәһәр җирлегендә узган референдум нәтиҗәләре
2019 елның 24 нче ноябрендә Балык Бистәсе шәһәр җирлегендә үзара салым кертү буенча референдум үтте. Референдум үткәрү исемлегенә кертелгән 6164 кешенең тавыш бирүдә 3408 е (55,29 процент) катнашты. Үзара салым кертүне яклап катнашучыларның 2874 е (84,33 процент) тавыш бирделәр. Бу 50 проценттан артыграк. Халыктан җыелган акча шәһәр җирлеге территориясен төзекләндерүгә тотылачак.
-
Район мәдәният йортында “Ныклы гаилә” проекты кысаларында бәйрәм үткәрелде
Район мәдәният йортында “Ныклы гаилә” проекты кысаларында Халыкара әниләр көненә багышлап тәрбиягә бала алган аналарны хөрмәтләү йөзеннән бәйрәм үткәрделәр. Ул башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлеге, “Бердәм Рәсәй” партиясенең Балык Бистәсе җирле бүлекчәсе җитәкчесе белән берлектә оештырылды.