Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балык бистәсе Агротехник техникумында дипломнар тапшырдылар
Кичә Балык Бистәсе Агротехник техникумында дипломнар тапшыру тантанасы булды. 20 егет киң профильле тракторист-машинист, 19 егет һәм кыз повар- кондитер белгечлеге алып чыктылар. Аларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин, авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация буенча консультанты Зөфәр Әхтәмов та килгәннәр иде. Тулырак газета битләренән укырсыз. Автор Илгиз Җәмәлиев.
-
Балык Бистәсе агротехникумы укучыларының иң-иңнәре транспортта йөрергә грант оттылар
"Татарстан Республикасы студентлар лигасы" төбәкара иҗтимагый яшьләр оешмасы, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә актив тормыш белән яшәгән студентларны барлау һәм аларның юл йөрү чараларында түләүләренә булышу максатында конкурс игълан иткән иде.
-
Балык Бистәсе агротехникумы укучысы “2017 нче ел казанышы” конкурсында катнашты
"Татарстан Республикасы студентлар лигасы" төбәкара иҗтимагый яшьләр оешмасы, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә профессиональ белем бирә торган оешмалар арасында "2017 нче ел казанышы" дип аталган республика конкурсы үткәрде.
-
Балык бистәсендә ата–аналар бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар
Бүген Балык Бистәсе 2 нче мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары Бөтенроссия акциясенә кушылып рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнары бирделәр. Үзләренең белемнәрен сынап карарга 20 гә якын ата-ана килгән иде. Шул исәптән 5 ир-егет тә имтихан бирергә җөрьәт иткәннәр. Тулырак газета битләреннән укырсыз. Илгиз Җамалиев.
-
Студентларның стипендияләре арта
Стипендияләрне түләү турындагы яңа кагыйдәләр министрлык тәкъдиме белән 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән. Алар Россия Хөкүмәтенең 2016 елның 17 декабре карарында билгеләнгән булган.
-
Депутатлар мәктәп ашханәләрендә “ревиззорро” үткәрде
Казан мәктәпләре ашханәсендә төшке аш бәясе 58 сум тора. Кайнар иртәнге аш белән төшке аш бәясе - 80 сум. Мондый акчага нәрсә алып була инде хәзерге заманда, дияр күпләр. Бу мәсьәлә Татарстан Дәүләт Советы депутатларын да борчыган булса кирәк. Аларның берничәсе башкалабыздагы белем бирү учреждениеләрендә булып, ашханәдәге меню белән танышты,...
-
Балык Бистәсе агротехникум студентлары район эчке эшләр бүлегендә кунакта булдылар
Шушы көннәрдә районның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән агротехникум студентларының очрашуы булды.
-
Балык Бистәсе агротехникумы студентларын иләк аша уздырдылар
Шушы көннәрдә техникумда квалификация эшчеләре һәм белгечләре Авыл хуҗалыгы машиналарын йөртү һәм пешекче хезмәте буенча имтихан тоткан.
-
Балык Бистәсе районының “Ел укытучысы” билгеле булды
Без укучыларыбызга "Ел укытучысы" исеме өчен 40 мөгаллимнең көч сынашулары хакында хәбәр иткән идек
-
Балык Бистәсе “Мишутка” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе–2017” конкурсы бара
Әлеге сәгатьләрдә районның "Мишутка" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2017" конкурсының муниципаль этабы бара.
-
Биология, физика, химия фәннәре буенча БДИда тест өлеше булмаячак
Бу турыда 2017 елда Татарстанда Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру үзенчәлекләренә багышланган Матбугат конференциясендә сөйләделәр.
-
Балык Бистәсе мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы җиңүчеләре мәгьлүм булды
Соңгы елларда район укытучылары арасында кышкы һәм җәйге спартакиада үткәрү матур гадәткә әйләнде.
-
Балык Бистәсе мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасының беренче нәтиҗәләре билгеле булды
Өч төр буенча барган спорт бәйгесенең гомуми очколар буенча җиңүчеләре мәгьлүм булды. Күчмә кубокны быел Ямаш мшктәбе коллективы үзенеке итте. 2014 елгы Спартакиада җиңүчесе Балык Бистәсе гимназиясе бу юлы икенче урын белән канәгатьләнергә мәҗбүр булды. Ә 2015 ел чемпионнары -2 нчемәктәплеләр өченче призлы урынга ия булдылар. Әлеге Спартакиададан тулырак язманы...
-
Бу сәгатьләрдә Балык Бистәсе мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спорт төрләре буенча Спартакиадасы бара
Әлеге Спартакиада уеннары район оешуның 90 еллыгына багышланган. Ярышларда барысы 500 дән артык мәгариф хезмәткәре катнаша.
-
Салкынлыгы белән танылган Балык Бистәсенең 2 номерлы мәктәбендә 30 миллион сум бәялек ремонт эшләре башланып китте
Районыбызда үзен сыйфатлы эшләре белән таныткан " Строитель-5" җәмгыяте төзүчеләре районыбызның 2 номерлы мәктәбендә ремонт эшләрен тулы күәткә башлап җибәрделәр. Салынганнан бирле салкынлыгы белән танылган мәктәпнең җылыначагына шик юк.