"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы
Редакция коллективы районыбызның 90 еллыгы уңаеннан "Авыл офыклары (Мисс " Сельские горизонты") чибәре" дигән фотоконкурс игьлан итә.
Агымдагы елның 10 августыннан республикада "Минем уңышларым - Татарстаным казанышлары" дип исемләнгән бәйге башланып китте. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үзләренең шәхси уңышларын, республика казанышларын кыска күләмле хикәя - эссе рәвешендә, яисә кызыклы фотосурәт аша күрсәтә ала.
Старт бирелде,фотога төшер,бүләк ал!
Туган авылым Яншыгым, Син минем җан ышыгым. Син кыйблам тормышымның, Алдагы язмышымның. Мондагыдай табигатьне Килеп күрергә кирәк. Назлы хисләр кочагында Тирбәлә һәрбер йөрәк. Алсинә Шәрәфиева.
Искә төшә тәмле печән исе, Искә төшә покос сырлары. Сагынганда туган якларыңны, Күзалла син авылың кырларын. Урман куенында печән өсте, Шул чакларның тәмен сагынам. Ә бу сурәт-Чаллыбашыннан, Табигатьнең нурлы ягыннан. Вазыйх ФАТЫЙХОВ фотосы.
Күгәрченем, туган авылым минем, Шундый матур җиргә урнашкан. Чылтырап аккан Сула елгасы, Камаларга барып тоташкан. Бигрәк ямьле аның урманнары, Чишмәләре,елга буйлары, Күңелләрне айкап-айкап ала, Сайрар кошларының моңнары.
Һәр төбәк, һәр авыл үзенчәлекле матур, үзгә. Күңел күзе белән күзләгәндә бу аеруча ачык тасвирлана. Инде ярдәмгә фото объектив килә икән, туган авылың манзарасы тарихка кереп калачак. Без бу очракта синең ярдәмчең, укучым. Уңышлы фотолар газетабызда урын алачак. Алай гына да түгел, сез җиңүче булган нисбәттә, бүләксез дә калмаячаксыз. Газетага...
0