Үрнәк алган, үз үлчәвенә салган
Олы Елга авылында эшмәкәрлек итүче Минзөфәр Исмәгыйлев шушы көннәрдә генә узган Бөтендөнья татар эшмәкәрләренең өченче съездында булып кайтты. Бу уңайдан без аның белән тәэссирияти әңгәмә корып алдык.
-Минзөфәр Нургалиевич, әлеге форумнан алган тәэсирләрегез белән уртаклашсагыз иде?
-Өч көн дәвамында барган чара кысаларында төрле илләрдән, төбәкләрдән килгән эшмәкәрләр белән аралашу минем...