Cорау–җавап рубрикасы буенча яңалыклар
-
Район үзәгендә яшәүчеләр сорауларына район башкарма комитеты җитәкчесе М.Гафаров җавап бирә.
"Яңа елдан пассажирларны таксида йөртү буенча яңа кагыйдәләр кертелде. Бу яңалыклар районда такси хезмәтенә ничек тәэсир итәр соң? Алар калырлармы икән? район үзәге пенсионерлары". -Яңа кагыйдәләр бу төр хезмәт күрсәтү өлкәсендә тәртип урнаштыру, пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан кертелде. Яңа елдан такси хезмәте күрсәтүче эшмәкәрләр лицензия алырга бурычлылар. Ә машиналар...
-
Үзгәрешләр керде
2012 нче елның 1 гыйнварыннан биналарны, корылмаларны, тәмамланмаган төзелеш объектлары биналарын дәүләт исәбенә алуның яңа тәртибе гамәлгә керде. Ул Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 577 санлы боерыгы белән 2011 нче елның 14 октябрендә расланган иде. Башка пилот регионнары исәбендә Татарстан Республикасы да, яңа технологияләрне үзләштерү өчен старт мәйданчыгы буларак билгеләнде. 2012...
-
Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасы Балык бистәсе район суды рәисе Вәкил Нуртдин улы Мөхәммәтгалиев җавап бирә
"Безнең авылда элеккеге "Сельпо" кибете бар. Моннан өч ел элек "Кама" кулланучылар җәмгыяте аны сатарга уйлаган иде. Ә соңрак миңа арендага алырга тәкъдим ясадылар. Минем хатыным 11 ел кибетче булып эшләде. 2011 елның 5 декабрендә «Кама» кулланучылар җәмгыяте кибетне сатуы турында хәбәр бирде. Безгә 10 декабрьгә кадәр кибетне товардан арындырырга...