Бәхетле яшәргә хаклары юк идемени соң?
Сугыш сүзен ишетүгә, күз алдына гаиләләрне, балаларны бәхетсез иткән дәһшәтле көннәр килеп баса.
Авылда эшкә яраклы барлык ир-атлар фронтка киткәнлектән, хуҗалыкта күп эш өлкәннәр, хатын-кызлар һәм балалар өстендә кала. Әтиләре, абыйлары сугыш кырында батырларча көрәшкәндә алар җиңүне якынайту өчен тылда хезмәт куялар.
Бала-чагын, яшьлекләрен сугыш урлаган авылдашларыбыз ачлыкны, ялангачлыкны да...