Татарстанда яшүсмер апасын үтергән
Бәйрәм көннәрендә район үзәгендә яшәүче имин булмаган гаиләдә фаҗига килеп чыккан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
15 яшьлек энесе белән 16 яшьлек апа кеше арасында килеп чыккан низаг соңгысының тән җәрәхәтләре алуы белән тәмамланган. Ике бертуган кәрәзле телефон бүлешә алмаган.
Психоневрологик учетта торган балигь булмаган 15 яшьлек үсмер спиртлы эчемлекләр дә кулланган була. Кулына пычак алган энесеннән апа кеше урамга чыгып чабып кына котылган.
"Бүгенге көндә тикшерү эшләре дәвам итә. Яшүсмер исә Казанда наркология хастаханәсендә дәвалау курсы ала. Әлегә судмедэкспертиза нәтиҗәләрен көтәләр. Шулар нигезендә суд тарафыннан яшүсмергә карата карар кабул ителәчәк", - ди Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигьмәтҗанова.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/07/178399/
Фото: https://pixabay.com сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей