Ишеттегезме? Хастаханәнеӊ бүлек мөдире вафат
Республика клиник хастаханәсенеӊ бүлек мөдире вафат булган.
54 яшендә Республика клиник хастаханәсенеӊ анестезиология и реанимация бүлеге мөдире Кирилл Малыкин вафат булган. Кешеләрнеӊ сәламәтлеген саклауга 30 ел гомерен биргән югары категорияле табиб соӊгы 10 елда анестезиология и реанимация бүлеген җитәкләгән. Ул хезмәттәшләре арасында дәрәҗәле, авыруларга карата миһербанлы табиб иде, дип язалар РКБ сайтында.
фото архив
http://baltaci.ru/news/sәlamәtlek/ishettegezme-khastakhansene-blek-mdire-vafat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей