Яңалыклар
-
Венера Шәмиева: » Сәхнәдән китү өйдә бикләнеп яту дигән сүз түгел»
Кемдер аны кечкенә җырчы кыз, кемдер үсмер чорында җитлеккән ир белән хыянәт турында клипта төшкән җырчы итеп белсә, соңгы елларда ул тирән фикерле, саллы киңәшләре белән игътибар яулаган мөселман хатын-кызы Венера Шәмиева.
-
Инсаф Гатауллин: «Иң авыры – табибларның, әлегә син инвалид коляскасында йөрергә тиеш, аякларың тыңламый, дигән сүзе»
Инсаф Гатауллин моннан ике ел элек, контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Якыннары белми дә кала.
-
Зөлфирә Шәйдуллина үзенең баласын карамауда гаеплиләр
Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова социаль челтәрләрдә үзенә авыр сүзләр язып калдыручыга җавап биргән.
-
«Өмет» халык фольклор ансамбле 18нче иҗат сезонын ачып җибәрде
Балык Бистәсе район Мәдәният йорты каршында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова житәкчелегендә эшләп килүче «Өмет» халык фольклор ансамбле үзенең 18нче иҗат сезонын Яңа Арыш авылында Халыкара әниләр көне уңаеннан әзерләнгән «Тормыш яме – әнкәй, хатын-кыз!» дип исемләнгән концерт программасы белән ачып җибәрде.
-
Радик Юльякшиннан начар хәбәр
«Элвин Грей» тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы җырчы Радик Юльякшинның, cул колагы начар ишетә башлау сәбәпле, концертларын күчерергә мәҗбүр булган дип язган идек.
-
Китереп биргәнне көтеп утырмый
Авыл җирләрендә бүген тырыш хезмәтләре белән үз көннәрен үзләре күреп яшәүчеләрнең күп булуы сөендерә. Андый кыю йөрәкле, тырыш, булдыклы гаиләне без Алан-Полян авылында да очраттык.
-
Сагындыра туган җир...
Адәм баласы кайларга гына китеп яшәсә дә туган ягын, туган җирен сагынып гомер итә. Еллар узган саен җирсү хисенең никадәр көчле икәнлеген ныграк аңлый ул. Һәм бер көн килеп нигезенә кайтып башын ия. Балачак, яшьлек эзләрен саклаган туган җире кабат сыендыра аны.
-
Кабатланмас моңнар
Исемнәре халкыбыз күңеленә мәңгегә уелып калырдай олуг шәхесләребез бар.
-
Авыл халкы тырыш, тәвәккәл
Бүген кайсы гына торак пунктка барып чыксаң да терлек асрап көн күрүче уңганнар хакында күп ишетергә мөмкин.
-
Без бит талантлы халык
“Туган як талантлары” – исеме үк күңелләрне җилкендереп җыр-моңга ымсындырган Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге фестивальнең гала-концерты быел да тамашачыны 13 ноябрь көнне район мәдәният йортына дәште...
-
«Җырың чыңлар - мәңге йөрәгемдә, Хуш, бәхил бул, Камил, Шакирым...»
Шушы көннәрдә Юлсубино мәдәният йортында махсус хәрби операциядә һәлак булган Камил Шакировның истәлегенә багышлап «Сезнең батырлык – безнең күңелләрдә мәңгелек» дип аталган чара узды. Әгәр дә үзе исән булса 30 яшь тулган булыр иде.
-
Син киттең ашыгып...
Иске Арыш авылында улларын МХОда югалткан Тимербаевлар гаиләсе яшәгәнен белсәм дә, яннарына барып, алар белән әңгәмә корып сөйләшергә батырчылыгым җитми йөрдем.
-
Руслан Кираметдинов:»«Плюскә» җырлаучы – артист кеше түгел
Җырчы Руслан Кираметдинов бүгенге татар эстрадасына кагылышлы фикерен әйткән.
-
Илшат Заһидуллин: «Хатыным машина йөрткәч, мин янында шәл бәйләп барам»
Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында яшәүче Илшат Заһидуллин инде 44 ел шәл бәйли. Хәзер аңа 50 яшь. Алты яшендә кул арасына керә башлый ул.
-
Фирдүс Тямаев: «Әйе, мин орышам, кычкырам, кешегә турысын әйтеп үпкәләтергә дә мөмкинмен»
Фирдүс Тямаев белән гел көтмәгәндә әңгәмә кордык. Шаулап узган концертларының берсеннән соң, төнлә сөйләштек.