Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Яңа елның беренче көне Балык Бистәсендә тыныч узганмы? 

Яңа ел бәйрәмнәре “сюпризларга” бай инде ул. Күңелле генә үткәрелгән кичәләрнең ахыры баш авыртулар, күңел болганулар белән тәмамлану гаҗәп түгел.

Хәтта кайчакларда ризыктан агулану очраклары да булгалый. Андый вакытларда “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләренә, табибларга тынгылык булмый инде. Ә быел, ни хикмәт, район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итүчеләр саны башка елларга караганда күпкә азрак булган. “Көнебез дә, төнебез дә тыныч үтте”,--диләр шәфкать туташлары. Бирсен Ходай, дип сөенергә генә кала. Һәр көнебез сәламәтлектә тыныч узсын! Матур, рәхәт яшәүгә ни җитә!

 

 

Автор Фарваз Каюмова.

фото архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса