Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

«Тыныч тормышны яклап сайлауларга барам»

Соңгы ундүрт елда республикада беренче тапкыр узачак Президент сайлаулары 13 нче сентябьргә билгеләнде. Шушы ук көнне муниципаль җирлекләрдә дә сайлаулар булачак. Әлеге уңайдан, балыкбистәлеләрдән сорашу үткәрдем.

Гүзәлия Шәмиева, пенсионер:

-Үзебез исән-сау булганда, йөри алганда сайлауларга барабыз, Алла боерса. Анда катнашмый калганыбыз юк, бу илдә яши торып ничек бармыйсың инде. Шушы илнең гражданины буларак безнең тавыш та мөһим, дип уйлыйм. Ил башлыклары халык өчен бик тырышалар. Тискәре вакыйга туганда уңай чишелеш табалар. Күңел моңа бик сөенә. Сугышлар юк, тыныч яшибез бит. Шуларның барысын да уйлыйм да, бүгенге көнем Аллага шөкер, дим.

Мәүлә Исхаков, Күки авыл җирлеге башлыгы:

-Сайлаулар-мөһим вакыйга ул. Республикабызга һәм җирлекләргә җитәкче сайлыйбыз. Сәяси акциядә катнашу бик кирәк. Без бурычларыбызны үтәргә тиеш. Җитәкчелеккә сыйфатлы, яхшы лидерлар килсен өчен барыбыз да гаиләләре белән килеп бу вакыйгада катнашырга тырышыйк.

Лилия Кәримуллина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе:

-Минем өчен бу-дәүләт дәрәҗәсендәге бәйрәм. Шулай ук һәркем өчен дә бик мөһим чара, дип уйлыйм. Катнашырга кирәк, чөнки илебезне әйдәп баручыларны сайлыйбыз бит. Тормышның уңай яки тискәре борылыш алуы аңа бәйле.

Динар Сафин, ерак юлларга йөрүче шофер:

-Мин күп илләрдә булдым. Матур-матур шәһәрләр күрдем. Ләкин туган ягымнан да якынрак, гүзәлрәк төбәк юк. Татарстан бүген бөтен өлкә дә дөньякүләм аренада. Бу сайлауларда катнашмый булмый, безнең киләчәгебез билгеләнә бит. Анда баруны мин үземнең бурычым, дип саныйм. Ерак юлларда сәфәрдә булсам да, бу көн якынлашкач, кайтып җитәргә, сайлауга барырга тырышам.

Әнәс Садриев, пенсионер:

- Мин үзем сугыш чоры баласы, ул елларның барлык авырлыкларын күреп-кичереп үстем. 10 яшьтә генә булсам да, өлкән бала буларак тормыш дилбегәсен тартырга туры килде миңа. Хәзер дөньялар җайланды, кисәң-кием, ашасаң-ризык мулдан. Илебез тыныч, сугыш әфәтен яшь буын күрмәсен иде. Менә шуңа да тыныч тормышны яклап сайлауларга барам.

Гөлназ Зарипова.

Фотосы: progorodchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлау Тыныч тормыш