Танылган баянчы Шәфәгать Салихов һәлак булган
Кичә кич белән кайгылы хәбәр килеп иреште. Танылган баянчы, озак еллар "Салават" җыр театрында эшләгән Шәфәгать Салихов Казан-Чаллы трассасында авариягә очрап һәлак булган.
Шәфәгать Салиховка 60 яшь иде. Ул Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итте. Быел 19 сентябрь көнне Чаллыда тамашачыларына юбилей концертын тәкъдим иткән иде.
Әлегә музыкантның кайчан җирләнәчәге мәгълүм түгел. Аны тугын ягы - Азнакай районы Татшуган авылына алып кайтачаклар дигән хәбәр генә бар.
фото Шэхри Казана газеасы сайтыннан алынды
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/tanylgan-bayanchy-shfgat-salikhov-lak
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей