(Казан, 22 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов - шәп кулинар һәм эксперт. Казан шәһәре һәм Татарстан отельерлары һәм рестораторлары ассоциациясе идарә рәисе Зөфәр Гаязов "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат очрашуында шулай дип белдерде. Матбугат конференциясе 27-28 февраль көннәрендә "Казан" халыкара ипподромында узачак Юныс Әхмәтҗанов исемендәге Халыкара кулинария бәйгесенә багышланган иде.
Әлеге конкурсның Татарстан Президенты ярдәме белән үткәрелүен билгеләп үтик. "Без Рөстәм Миңнехановка рәсми хат яздык. Ул безгә җавап бирде, хуплады. Без аннан бу чарага тагы да ныклы ышанычлылык белән әзерләнә башладык. Әгәр дә бәйге үткәрелә торган урынга үзе килсә, бөтенләй канатланып китәр идек", - дип белдерде Зөфәр Гаязов.
Татарстанның халык шагыйре, "Татар гаиләсе" бөтенроссия иҗтимагый фонды рәисе Роберт Миңнуллин Рөстәм Миңнехановның Юныс Әхмәтҗанов турында истәлекләре белән уртаклашканын билгеләп үтте. "Рөстәм Нургалиевич табынга, ризыкка, кунакчыллыкка битараф кеше түгел. Мин аның белән үзем дә табын артында берничә тапкыр утырганым бар, шуңа күрә аның мөнәсәбәтен беләм. Аның белән шаярырга ярамый. Ләкин безне бер факт тетрәндерде: ул үзе Юныс абый белән яхшы таныш булган. Юныс абый белән Нургали абый дуслар булганнар. Юныс абый аларда бик еш кунакта булган. Аларның әйтүенә караганда, Юныс абый алдан шалтыратып, "кайтам кунакка" дигән булган, Вәсига апа коймак пешергән. Шунда Юныс абый "мин бик күп әйберләрне пешерә беләм, ләкин синең коймагың кебекне булдыра алганым юк әле "дип әйтә торган булган", - диде Роберт Миңнуллин.
Зөфәр Гаязов та аның фикерен җөпләп: "Роберт әфәнде дөрес әйтте, алар гаиләсендә татар милли кухнясын, аның сыйфатын бик яхшы беләләр. Президент кунаклар белән килгәндә, милли кухня белән бәйле объектларда булганда, аның бәяләмәсе һәрвакыт төгәл, дөрес һәм гадел була. Ул әйткән искәрмәләр, кисәтүләр, кайсыдыр җирендә әйтеп җибәрүләр безне кулинария өлкәсендә ныгыта гына", - ди ул.
Нет комментариев