Олеся Дмитриева: "Казаклар Чаллысы авылында һәрбер бәйрәм узенчәлекле уза"
Общество

Олеся Дмитриева: "Казаклар Чаллысы авылында һәрбер бәйрәм узенчәлекле уза"

Казаклар Чаллысы авылында һәрбер бәйрәм узенчәлекле уза. Бу безнең ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен санлап яшәү, минемчә.

Олы көн - Христосның үлгәннән соң яңадан терелүенә багышланган бәйрәм. Аның алды көнендә авыл халкы чиркәүгә төн кичү келәвенә җыелды. Иман укучы әбиләребез авыл халкы алып килгән буялган йомыркаларны, куличларны аруландырды, бер-берсен бәйрәм белән котлады. Ә Олы көн иртәсе балаларның шатлыклы тавышлары белән башланды.

 -«Христос терелеб торган!»,- балаларның тавышлары яңгырый.

-«Чыннап терелеб торган!»,- дип өлкәннәр аларны елмаеп каршылый. Бу көнгә балаларны сөендерү өчен алдан ук тәм-томнар алып куялар. Суган кабыгына манылган йомыркалар бирәләр. Ә авыл халкы бер-беренә кунакка йөрешә.

Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, карендәшләр! Тормышлар тыныч-имин булсын!

Олеся Дмитриева.

Казаклар Чаллысы авылы.


Нет комментариев