Мин кулыма китап алам...
Китап – канатлы ул. Чыннан да, китап, үзенең тылсымлы канатларына “утыртып”, кайларга гына алып бармый безне.
. Матур әсәрләр аркылы ерак гасырларга сәяхәт кылабыз, геройларыбыз белән бергәләшеп шул чор кешеләре тормышын “яшибез”, шулар казанында “кайныйбыз”. Һәрхәлдә, яхшы әсәр укучыда шундый хисләр калдырырга тиеш минемчә. “Тормышыбызга интернет килеп кергәннән бирле, халык китап укымый”, - дип зарланабыз. 2017 нче елдан бирле квратал саен үткәрелеп килеп, инде быел җиденче мәртәбә уздырылган әдәби марафон интернет проектында катнашкан кеше әлеге сүзләрнең нәкъ тә менә киресен дәлилләр. Әдәби марафон - һәр кешедә файдалы гадәт - китап уку гадәтен формалаштыра торган проект. VII әдәби марафон кысаларында 21 көн буена ( 1 – 21 апрель) без - “марафончылар” татар әдәби әсәрләрен ( романнар, повестьлар, пьесалар, шигырьләр...) укып, әлеге әсәрләрдән иң кызыклы өлешләрен үзебезнең Вконтакте аккаунтыбызда #әдәбимарафон хештегы белән урнаштырып бардык. “Ә ни өчен 21 көн буена?” – диярләр кайберәүләр. Психологлар әйтүенчә, кешегә начар гадәткә дә, яхшы гадәткә дә ияләшер өчен 21 көн җитә икән. Үзебездә яхшы гадәт – китап уку гадәтен формалаштыруда, алай гына да түгел, татарча сөйләм һәм хатасыз язу күнекмәләрен ныгытуда, яңа фикердәш дуслар табуда да әдәби марафонның өлеше әйтеп бетергесез зур. Катнашучы буларак, көн дә китап укырга, матур өзекләрне урнаштырыга да вакыт табыла. Вакыт дигәне дә төгәл һәм дөрес бүленә.
Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты белән берлектә оештырылган VII әдәби марафон Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланды. Татарстан китап нәшрияты үзенең 100 еллыгы уңаеннан марафончыларга 100 автор һәм әлеге авторларның классик әсәрләрен укырга тәкъдим итте. Заман язучыларын арткы планга куеп әйтүем түгел, тик классик язучыларыбызның әсәрләренә җитә аламы соң? “Әдәби марафон” ны классик язучыларыбызның берсе – Мөхәммәт Мәһдиевның “Фронтовиклар” романыннан башлыйсы иттем. Кулымда әдипнең 1988 нче елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан, вак хәрефләр белән язылган, инде битләре шактый саргаерга өлгергән, 1 сум 40 тиенлек китабы. Китапның кулдан – кулга йөреп укылганлыгын алгы һәр артлы битләренә пөхтә, матур итеп кенә куелган имзалар дәлилли кебек. Танышлары да күп арада. Менә монысы, арада иң матуры – әниемнеке, зур хәрефләр белән сырланганы апам Фәридәнеке, тыйнак кына, кечкенә генә хәрефләр белән бөтерелгәне Сиринә апамныкы... Китап, кулдан кулга еш йөрелсә дә, әллә ни таушалмаган. Монысы шул чор балаларына хас китапка кадер вә хөрмәттәндер инде дигән нәтиҗә ясадым мин. Китапка мәхәббәтне
кечкенәдән әнием тәрбияләде миндә. “Фронтовиклар” романын тәүге тапкыр укып чыгуыма да әнием белән күрше апамның кыска гына бер әңгәмәсе сәбәпче булды. Утызга җитеп килүче олы кызының, укымышлы булып та, тормышка чыга алмавына уфтана күршебез.Шулчак әнием, бик җитдиләнеп: “Да, Нүрия апа, аллага тапшырдым чорында икән шул инде Лилияң”, - дип куйды. “Нишләп алай дисең? – дип, аптырап куйды күрше апа. Шулчак әнием, бик матур иттереп Мөхәммәт Мәһдиевның сүзләрен сөйләп китте. “Кызларның үз гомерендә өч чор була. Унҗидедән егермегә кадәр – сайлау чоры. Егермедән егерме дүрткә кадәр – өмет итү чоры. Егерме дүртнең теге ягы – аллага тапшырдым чоры. Синең Лилияң – соңгысында”. Икенче көнне үк әлеге китапны өйдәге китаплар киштәсеннән табып алып, бер атна дигәндә укып чыктым. Менә, ниһаять, егерме елга якын вакыт үткәч, кабат шул ук китап эченә “кереп китеп”, андагы геройлар тормышы белән яшәп, сугыштан соңгы еллардагы авыл интеллигенциясе тормышына “сәяхәт” иттем. Һәрбер үлән, агачларга кунып сайраган кошлардан алып беркемне тыңламыйча, үз кагыйдәләрен булдырып, үзләренчә яшәгән атаклы алтынчы сыйныф укучыларына кадәр якын, газизгә әйләнде минем өчен. Гайнелвафа белән Галиәхмәт карт, Сабир Ишмуратович белән Гөлчирә, Мөби (Мөбәрәкҗан), Мәсрүрә, Нәркис, Бәлкыйс, Рушад, Хушият карт, Даутов, Хәкимҗан, Мостафа, Разыя Вәлиевна, Гата, Хәкимҗан, Ләйләгөл... Алар әле озак вакыт минем уйларым дөньясында яшәр. Үзләренең гамәлләре, күркәм сыйфатлары белән...
Аннан килеп, студент елларын искә төшереп, Әмирхан Еникинең “Саз чәчәге”. Әсәр 1954 – 1955 нче елларда язылса да, түрәләрнең гади халыкка булган мөнәсәбәте, ни кызганыч, һаман да шулкилеш, бер үзгәрешсез калган. Шәхси йорт җиткерү мәшәкате белән йөрүче партия работнигы - райком секретаре Шакир Мостафинның “политик сөртенүе һәм мораль сафлыгын югалтуы да нәкъ тә менә шәхси милек коллыгына төшүеннән килеп чыга”. Һәм дә инде “үз көнкүреше белән артык мавыгып киткән кеше халык ихтияҗын күрми башлый”. Нәрсә генә булса да, әсәрдә яктыртылган мәсьәләләр бүгенге көндә дә үз актуальлеген югалтмаган. Түрәләребез үзләренең “күркәм” сыйфатларына һич кенә дә хилафлык китерми яши бирәләр: үз мәнфәгатьләрен кайгырталар, халык сүзе, халык фикере исәпкә алынмый.
Галиәсгар Камалның “Беренче театры”, Габдулла Тукайның шигырьләре – барысы да күңел җепселләре аша үткәрелеп, әдәби марафон кысаларында укылган әсәрләрем.
Бөек мәгърифәтьче Каюм Насыйри: “Яхшы китап уку – үткән заманның яхшы кешеләре белән сөйләшү ул”, – дип язып калдырган. Хак сүзләр. Классик язучыларыбызның узган гасырга караган әсәрләрен укыганда чын
мәгънәсендә шул чорда “яшәдем” мин. Сугыштан соңгы еллардагы бердәм, берсе өчен берсе ярдәмгә килергә ашкынып торган, бер телем икмәкне бишкә бүләргә әзер булган халык арасында. Һәм һич кенә дә алардан аерыласым килмәде.
Һәм менә 15 нче май көнне Татнетны үстерү фонды директоры, #әдәбимарафон проекты җитәкчесе Раил Гатауллин финалистларны – татар әдәбиятын сөючеләрне бер сәхнәгә – УНИКС концертлар залына җыйды. 30 марафончыдан башланган дөньякүләм әдәби марафонда быел 1100 (!) кеше катнашты. Арабызда Австралиядән (Аделаида), Башкортстан һәм Марий – Эл республикаларыннан, Омск һәм Пермь өлкәләреннән, Санкт – Петербург, Ижау, Сургут, Яңа Уренгой шәһәрләреннән килгән татар әдәбиятын сөюче дусларыбыз бар иде. VII әдәби марафон кысларында 3000 гә якын классик әсәрләре укылган. Җиңүчеләрне котларга тантаналы чарага күпләп килгән шәхесләребез ямь өстенә ямь өстәде. Римма Ратникова, Разил Вәлиев, Фоат Галимуллин, Рабит Батулла, Мәдинә Маликова, Ленар Шәех, Рафис Корбан, Равил Фәйзуллин, Ләбиб Лерон, Эльмира Шәрифуллина, Хәбир Ибраһимов, Илсөяр Иксанова, Гөлсинә Галимуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Гүзәл Галләмова, Рифат Сәләх, Рөстәм Сәрвәров, Марат Галимов, Зиннур Хөснияр, Газинур Морат кебек олуг шәхесләребез белән бер сәхнәдә басып торуым белән чиксез горурланып, иҗат дәрте белән ялкынланып кайттым мин әлеге очрашудан.
“Без интернетны сүгәбез. Ә аның уңай ягы да бир икән бит”, - дип әлеге онлайн – проект авторы Раил Мәүлет улына зур рәхмәт сүзләрен җиткерде якташыбыз Равил ага Фәйзуллин. Татарларны берләштереп торучы әлеге күркәм чараның максаты да зурдан – киләсе елларда катнашучылар санын 5000 гә җиткерү.
Һәрбер нәрсәнең башы булган кебек ахыры да була. 3 сәгать буе барган бәйрәм чарасы тәмам. Күңелдәге хисләр өермәсенең әле һаман тынганы юк. Шунысы да сөендерә, районыбыз катнашучылар саны буенча ( быел алар нәкъ 4 (!) тапкырга күбрәк) 5 нче урында.
Әдәби марафонны Бөек Тукаебызның "Китап" шигыре белән тәмамлавым да юкка түгел.
Җиңелләнәм, мәгъсумләнәм мин шул чакта, Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка; Ышанычым арта минем үз-үземә, Өмид берлән карый башлыйм булачакка.
Китап укырга яраткан, аны тугры юлдашы итеп, геройларның хис - кичерешләрен үз йөрәге аша кичерә белгәннәрнең күңелендә каралык булмый торгандыр ул, миңа калса. Әдәби марафонның гомере озын, укучылары күп булсын. Киләсе #әдәбимарафоннарда да катнашып, аралашып яшәргә Ходай насыйп итсен.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Кадыйр Сибгатуллин премиясе лауреаты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей