Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Кыю, оператив  журналистларның берсе булган коллегабыз Идрис Аметов шатлыгын дуслары белән уртаклашты

Бүген “Авыл офыклары” газетасы редакциясендә 40 елдан артык журналист булып эшләгән  коллегабыз Идрис Аметовның күптән түгел генә дөнья күргән  “Бәхет чишмәм, синдә Бистәм” дигән китабын тәкъдим  итү кичәсе булды.

Идрис Галимулла улы  дуслары, аны якын иткән кешеләр, укытучылар, каләмдәшләре, хезмәттәшләре өчен бәйрәм оештырды.

Идрис Аметовның күп еллар дәвамында район халкы өчен газета чыгаруда керткән өлеше бик зур. Эшләү дәверендә кыю, оператив  журналистларның берсе булды. Кичә  ихластан әйтелгән сүзләр, йөрәк түреннән чыккан җырлар белән үрелеп барды. Казан дәүләт университетында бергә укыган курсташы танылган җырчы Рафаэль Латыйпов бәйрәмне үзенә генә хас төсләр белән бизәде.

(Тулырак язманы газета битләрендә укыгыз).

Тансылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса