Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Коточкыч юл һәлакәте

Зәй районындагы коточкыч һәлакәттә ике кеше үлгән, биш кеше зыян күргән, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге.

Сарман ягыннан Зәйгә таба хәрәкәт итүче "Лада"  машинасы йөртүчесе югары тизлектә каршы як полосага чыгып, каршысына килүче "Хендэ Соната" машинасы белән бәрелешкән. Машиналар бәрелешкәннән соң икесе  дә юл кырыена төшкән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә 24 яшьлек "Лада" машинасын йөртүче һәм аның 25 яшьлек бер пассажиры  алган тән җәрәхәтләреннән фаҗига булган урында ук үлгән. Алар икесе дә  куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган.    

Тагын биш кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

 

 фото , чыганак http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/tatarstandagy-kotochkych-laktt-ike-keshe-lgn-bish-keshe-zyyan-krgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса