Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Корноуховода “Халык уеннары ярминкәсе”

    Ярминкәдә булмаган, аның ни икәнен белмәгән кеше юктыр инде ул, җәмәгать. 1 нче ноябрь көнне халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Корноухово мәдәният йортында да оештырылды ул ярминкә дигәннәре.

 Ярминкәнең дә ниндие әле – “Халык уеннары ярминкәсе”. Әйе, әйе, сез бер дә ялгыш ишетмәдегез. Нәкъ тә менә уеннар ярминкәсе! Үсеп килүче буында башка милләтләрнең мәдәниятына, уеннарына, гореф – гадәтләренә хөрмәт уяту максатыннан оештырылган чара бик оешкан төстә үтте. Бу көнне мәдәният йортында алыш – биреш түгел, ә күңелле кәеф, уен – көлке, җылы аралашу тантана итте. Чарага авыл балалары гына түгел, көзге ялларда әби – бабаларына  кайткан егет – кызлар да күпләп җыелды.

     Корноухово авылында сигез милләт вәкиле яши. Бүгенге чарада балаларга авылыбызда яшәп ятучы төрле милләт вәкилләренең уеннары белән якыннанрак танышу  мөмкинчелеге тудырылды. Татар халкының “Тимербай”, “Түбәтәйле” рус халкының “Күз бәйләшле”, “Яктырак ян!”, үзбәк халкыннан килеп кергән “Ал кирәк, гөл кирәк”, “Аксак карга”, әрмәннәрнең “Таяк тартыш” һм башкортларның “Юрта” халык уеннарын бик яратып уйнады балалар. “Түбәтәйле” уенындагы җәзаларны да  үтәделәр алар. Кемгәдер дуңгыз, әтәч булып кычкырырга, робот булып сөйләшергә, сикерә – сикерә җыр җырларга туры килсә, ә кемгәдер бәйрәмгә килгән һәркемне татар халык биюен биеп шаккаттыру бәхете елмайды. Хәзерге бала – чага югалып кала ди мени?! Җәзаларны берсеннән – берсе остарак итеп башкардылар алар. Хәтта артыгы белән.

       Кичәнең иң күңелле өлеше булып әрмән милләтеннән булган абыйлы – энеле Саргис һәм Эдгар Гумашяннарның үз халкы, аның мәдәнияте турында зур горурлык белән сөйләве булгандыр, мөгаен. Хезмәтенә күрә – хөрмәте, дигәндәй, бүгенге бәйрәмнән беркем дә буш кул белән кайтып китмәде. Ә иң активлар исә аерым бүләкләргә лаек булдылар.

     Күңелле чара бәйрәм табыны артында дәвам итеп, дискотека белән төгәлләнде. Берсеннән – берсе мавыктыргыч уеннар белән үрелеп барган чара, күңелдә якты хатирәләр калдырып, бер сулышта узып та китте.

 

 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса