Эремчектән печеньелар
Кирәк була:
Эремчек – 200 грамм, ак май – 100 грамм, йомырка – 1 данә, он – 2 стакан чамасы, камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) 0,5 чәй кашыгы.
Бүлмә температурасында эретелгән ак майны эремчек белән болгатабыз, 1 йомырка, он, камыр көпшекләндергеч кушабыз. Камыр кулга ябышмаска тиеш. 30 минут ял иттерәбез. Камырны ике өлешкә бүлеп, юка итмичә жәябез, стакан белән түгәрәкләр кисеп чыгабыз, шикәр комына манып алып, төрле фигурада печеньелар ясыйбыз. Табага пергамент кәгазь жәеп, өстен майлыйбыз, печеньеларны тезеп духовкада 15-20 минут кызарганчы пешереп алабыз.
фото ,чыганак rhttp://atnya-rt.ru/news/pesherep-karagyz/eremchektn-pechenelar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей