Балыкбистә халкы өчен кинофильмнар тәкъдим ителә
Элек авыл клубы янына эленеп куелган кино белдерүләрен кемнәр генә хәтерләми икән?!
Юка кәгазьгә зәңгәр буяу белән язылган афиша ерактан ук күзгә ташланыр иде. Сугыш турындагы, я булмаса индийский кино кайту хәбәре чыбыксыз телефон аша тиз арада бар авылга таралыр, кичен клуб халык белән шыгрым тулы булыр, алма төшәр урын да калмас. Икенче көнне билет эләктерә алмаучыларны кызыктырып кино эчтәлеген сөйләр идек. Гаҗәеп күңелле вакытлар иде бу... Әкренләп яшәешебезне төсле телевизор, телефон, интернет челтәрләре чолгап алды. Кинофильмнарны өйдән чыкмый гына алар аша карарга күнектек.
Район мәдәният йорты янында эленгән кино белдерүе күңелдәге әнә шул хатирәләрне кузгатты. Хәер, кинофильмнар узган елда да шактый күрсәтелде. Әнә быел да кышкы каникул вакытында балалар өчен фильмнар тәкъдим ителгән. Һәр көнне көндезге 13.00 сәгатьтә район мәдәният йорты сезне көтә, райондашлар!
Автор Фарваз Каюмова.
фото архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей