Балык Бистәсе үзәк Чыршысы үз янына балаларны дәшде
Бу көннәрдә район үзәге Чыршысы янында Яңа ел бәйрәмнәре гөрли. Һәр кичне 18.00 сәгатьтә башланган бәйрәм берничә сәгать дәвамында бара. 1 гыйнвар көнендә аны балалар иҗат үзәге оештырса, бүген, ягъни 2 гыйнварда Чыршы бәйрәмен Балык Бистәсе гимназиясе белән район иҗат сәнгать мәктәбе коллективлары үткәрә.
Күңелле музыка, төрле мавыктыргыч уеннар балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә җәлеп итә. “Бик күңелле ял итәбез. Оныкларны алып чыктым. Туңуны белмиләр, рәхәтләнеп тауда шуалар, уеннарда катнашалар”, - ди Роза ханым.
Кыш бабай һәм Кар кызы белән әйлән-бәйлән уйнау, алар кулыннан алган тәм-томнар – нәниләрнең сөенече. Нинди генә күмәк уеннарда катнашмый, нинди генә табышмакларга җаваплар тапмый алар?!
Бәйрәмнең тагын бер күңелле сюрпризы бар: Балык Бистәсе кызы Антонина Федорова иярләгән ат балаларның теләген үтәргә әзер–Чыршы тирәли балалар рәхәтләнеп атта йөрделәр.
Автор Фарваз Каюмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей