Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Балык Бистәсе укучылары республика фән олимпиадаларына әзерләнә башлады

Мәктәп укучыларының көтеп алынган кышкы каникуллары дәвам итә. Елның соңгы ае укучылар өчен, гадәттәгечә, киеренке узды.

Яртыеллык укуга йомгак ясау, олимпиадаларда үзеңнең белемеңне сынау–тырышлык белән бергә түземлек тә таләп итә шул. Әмма укучыларыбыз сыната торганнардан түгелләр. 22 фәннән бирелгән Бөтенрәсәй һәм республика олимпиадаларының муниципаль этабын алар уңышлы тәмамладылар. Аеруча Балык Бистәсе гимназиясе һәм 2 нче мәктәбе, Котлы Бөкәш, Яңа Арыш, Шомбыт, Күгәрчен мәктәпләренең яхшы әзерлеге күренде. Җиңүчеләргә һәм призерларга район мәгариф бүлегенең Дипломнары тапшырылды. 
12 гыйнвардан исә “Олимпка юл!” дигән республика фән олимпиадалары башлана. Укучыларыбызга уңышлар телибез!

 

 

Автор Фарваз Каюмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса