Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Балык Бистәсе районы полициясе иминлекне тәэмин итә

“Шөкер, районыбызда Яңа ел иртәләре тыныч узды, - дип хәбәр итте безгә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре. —Урлау, эчеп сугышу кебек күңелсезлекләр, фаҗигаләр булмады”. 

 Полиция безне саклый, дигәндәй, район юл хәрәкәте иминлеге сагында торучыларның бәйрәм көннәрендә эш графиклары аеруча тыгыз. Көнне төнгә бәйләгән сәгатьләр тәүлек буена дәвам итә. Бер урамнан янәшәдәге икенче урамга да җиңел машина белән йөрергә күнеккән халык кайчакларда юл йөрү кагыйдәләрен үтәп тә җиткерми. ЮХИДИ хезмәткәрләренең һәрчак уяу булуы, үз хезмәтләренә җаваплы караулары күп очракта фаҗигаләрдән йолып кала. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрергә кирәклеген, гомернең бер генә бирелгәнен онытмасак иде. Шул чагында гына тормышыбыз имин булыр!

 

 

Автор Фарваз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса