Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары игътибарына!
Сезне һәм сезнең балаларыгызны бассейнга, теннис, спортның башка төрләре белән индивидуаль рәвештә һәм группаларда шөгыльләнергә чакырабыз. Күнегүләр заманча җиһазландырылган залларда уза. Балалар квалификацияле тренерлар кул астында шөгыльләнәләр. Без һәр балага индивидуаль якын киләбез.
17 октябрь көнне 16.00 сәгатьтә "Дельфин»да тренерларның ата-аналар белән очрашу оештырыла. Комплекс буйлап экскурция уздырылачак, булган проблемалар буенча фикер алышулар да күздә тотыла. Теләге булган һәркемне бу очрашуда катнашырга чакырабыз.
фото Гульчачк Газизова
Автор Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев