Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Балык Бистәсе бадминтончыларының чираттагы зур җиңүләре

Республикабызда бадминтон спортның иң популяр төрләренең берсе булып тора. Бадминтон белән шөгельләнүчеләр саны елдан-ел арта бара. Республикабызның бадминтон командасы Рәсәй күләм һәм халыкара ярышларда, Европа Чемпионатларында яңадан-яңа үрләр яулыйлар. Татарстан командасы лидерлары Анатолий Ярцев, Европа Чемпионатының бронза медален яулаган Евгения Косецкая һәм тагын башка бик күп спортчылар яшь бадминтончыларның кумирлары...

Республикабызда бадминтон спортның иң популяр төрләренең берсе булып тора. Бадминтон белән шөгельләнүчеләр саны елдан-ел арта бара. Республикабызның бадминтон командасы Рәсәй күләм һәм халыкара ярышларда, Европа Чемпионатларында яңадан-яңа үрләр яулыйлар. Татарстан командасы лидерлары Анатолий Ярцев, Европа Чемпионатының бронза медален яулаган Евгения Косецкая һәм тагын башка бик күп спортчылар яшь бадминтончыларның кумирлары булып саналалар. Гомүмән Татарстан башкаласы Казан -- Рәсәйнең спорт үзәге булып санала. Казанда узган студентлар Универсиадасы, Дөнья һэм Европа Чемпионатлары моның ачык бер дәлиле.

Спортның бу төре районыбызда да популярлыгын арттыра бара. Спорт түгәрәкләре арасында иптәшләрчә очрашулар, район беренчелеге, турнирлар һәм күрше районнар белән даими иптәшләрчә очрашулар спортчыларыбыз осталыгын арттыру максатында үткәрелә.

Спортчыларның осталыгы беренче чиратта ярышларда ачыклана әлбәттә.

24-25 мартта Республиканың Бадминтон үзәгендә иң яшь бадминтончыларының «Татарстанның бадминтон өметләре» бөйгесенең 1- нче тур ярышлары булып узды. Турнирда Республикабыз шәһәрләре һәм районнарыннан 26 команда, барлыгы 400 дән артык спортчы көч сынашты. Бөйге ике яшь категориясендә: 2006-2007, 2008 нче елда туган һәм кечерәк яшүсмерләр арасында узды. Һәр команда яхшы әзерлек белән килә бу ярышларга һәм лидерлар да алмашынып тора. Чираттагы бөйгегә безнең спортчыларыбыз да ярышларга зур әзерлек белән килделәр. Командалар арасында көндәшлек арта, призлы урыннар алуы кыенлаша бара. Шулай булуга да карамастан, районыбыз бадминтончылары үзләренең осталыкларын янәдән исбатладылар.

2006-2007 нче елгы үсмерләр арасында парлы разрядта Рәмис Нәбиуллин белән Инсаф Рәхмәтуллин өченче урынны алдылар. Кызлар арасындагы бәйгедә Ризәлә Хәлилова белән Гүзәл Хәбибуллина шулай ук пьдестальның өченче баскычына күтәрелделәр. 2008 нче елда туган һәм кечерәк яшьтәге спортчылар бәйгесендә Рушан Хәбибуллин белән Ислам Әгзәмов -икенче, Адилә Хәлилова белән Камилә Гарифуллина өченче урын яуладылар.

2008 нче елгда туган һәм кечерәк яшьтәге спортчыларның парлы катнаш финал ярышларында Балык Бистәсе спортчылары кемнең көчле булуларын Казан шәһәрендә ачыкладылар. Республика җыелма командасы составында Рәсәй күләмендә ярышларда катнашып җиңү яулаган яшь спортчыбыз Рушан Хәбибуллин Тәтеш районы кызы Софья Сергеева белән бер парда Күгәрчен мәктәбе укучылары Ислам Әгзәмов һәм Камилә Гарифуллинага каршы уйнадылар. Бәйге бик киеренке шартларда үтте. Беренче урынга Рушан белән Софья лаек булдылар

Нәтиҗәдә тренер Андрей Смолин шәкерте Рушан Хәбибуллин беренче һәм икенче урын яулауга иреште. Рәис Хәлилов шәкертләре: Ризәлә Хәлилова, Адилә Хәлилова, Гүзәл Хәбибуллина һәм Инсаф Рәхмәтуллин районыбыз командасына дүрт өченче урын яуладылар. Ә тренер Марат Хөснетдинов шәкертләре, Күгәрчен мәктәбе укучылары барлыгы биш призлы урын яулауга ирештеләр. Инсаф Әгзәмов ике икенче урын, Камилә Гарифуллина бер икенче һәм бер өченче урын, Рәмис Нәбиуллин тагын бер өченче урын яуладылар. Бу ярышлардан районыбыз командасы барлыгы 11 медаль белән кайттылар.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: бадминтон ярышлары районыбызда укучы балалар арасында гына түгел, өлкәннәр һүм гаиләләр арасында да үткәрелә. Республика күләм ярышларга тренерлар һәм балалар белән берлектә әти-әниләр, абый-апаларның да килүләре зур казаныш булып тора. Һәр ата-ана балалары янәшәсендә көч-куәт биреп, оттырган очракта балаларны тынычландырып, җиңү яулаганда шатлыкларын уртаклашып, бергә булулары бик күңелле күренеш!

Рәис Хәлилов,

Балаларны сәламәтләндерү, өстәмә белем бирү профилле үзәге педагогы, бадминтон түгәрәге тренеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев