Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Общество

Бәйләү - Илсөярнең иң яраткан шөгыле

Илсөяр Гайнетдинова балачактан үк инәләрнең әнисе кулларында оста уйнавын күреп үсә һәм үзе дә бәйләргә өйрәнә. Аның өчен бәйләү бүген иң яраткан шөгыле.

 Мин килгән вакытта өй түре бәйләгән әйберләр белән тулы иде.  Алар арасында төрле төстәге һәм модельдәге свитерлар, кофталар, пальто, балалар әйберләре, япмалар, жилетлар, башлыклар, пинеткалар һәм башка күп нәрсәләр бар.
–Бәйләмичә тора алмыйм мин. Үз шөгылемнән рәхәтлек алам. Кайсысын бүләккә, кайсысын заказ буенча бәйлим. Үрнәкләргә килгәндә, әни өйрәткәннәрне кулланам, интернеттан алам яки күргәннәрне истә калдырам.  Җепләрне шәһәрдә күпләп сатып алам, йонны машина ярдәмендә эрлим, – ди Илсөяр Тәһәү кызы.  
Гаиләдә дүрт бала үсәләр алар. Суфия апа балаларга киемнәрне үзе бәйләгән. Кызлары һәм улларының өсләрендә матур әйберләр күргәч  танышлары «Мондый матур свитерларны кайдан аласыз?» – дип сорый торган булганнар. Үзе белгәннәрен  кызларына да өйрәткән ул.
 Йорт хуҗалары белән сөйләшә торгач, Суфия апаның Гобәй авылыннан икәнен белдем.  Кияүгә чыккач, гаиләсе белән Сорочьи Горы (Саескан тавы) авылында яшәгәннәр. Балалар Масловка мәктәбенә барып укыганнар. Аларга тормышны җиңеләйтер өчен Анатыш авылына – Черняховский исемендәге алдынгы хуҗалыкка күченәләр. 1975 елдан бирле шушы авылда яшиләр. 
– Мин унынчы сыйныфны тәмамладым һәм Ульяновскига иптәш кызым янына киттем. Аяк киеме фабрикасына эшкә урнаштым. Декрет ялында булганда әйберләр бәйләп сата башладым. Әни кайт, кызым дигәч, авылда төпләнеп калдым, – дип сөйли Илсөяр апа үз тормышы турында. Бүген ул пенсиядә, 86 яшьлек әнисе белән яши. Кызы ире белән Сочида гомер итә.  

 

Автор Таңсылу Минһаҗева.

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса